Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Сыйфатлы бинада – сыйфатлы ярдәм

Түбән Кама районындагы Свердловец поселогында яӊа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Элекке ФАП газы һәм суы булмаган бинада урнашкан иде. Яңасында барлык уӊайлыклар (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә) бар. Авыл халкын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат...

Түбән Кама районындагы Свердловец поселогында яӊа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Элекке ФАП газы һәм суы булмаган бинада урнашкан иде. Яңасында барлык уӊайлыклар (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә) бар.
Авыл халкын Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һ.б. котлады.
Свердловец поселогында урнашкан 100 йортта барлыгы 300ләп кеше яши. Шуларныӊ күбесе - пенсионерлар. Беренче чиратта, медицина ярдәменә алар мохтаҗ. Элекке бинаны хезмәткәрләр үз көчләре белән төзәтеп торган.
Яӊа бина төзелешенә республика бюджетыннан өч миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән, калганы - якын-тирәне төзекләндерү һәм коммуникацияләр үткәрү өчен - муниципаль казнадан. Биредә эшләүче фельдшер шәһәр терапевты эшен башкара.
«Соӊгы елларда, республика программалары кысаларында, Кармалыда табиб амбулаториясе һәм ветеринария пункты ачылды, Городищеда 50 урынлык балалар бакчасы төзелде. Хәзер исә ФАП та бар», - дип шатлыгы белән уртаклашты Кармалы авыл җирлеге башлыгы Анатолий Кубышкин.
«Республика программасы нигезендә алты ел эшләү дәверендә Түбән Кама районында 29 ФАП һәм табиб амбулаториясе төзелде һәм тәртипкә китерелде. Бу программа алга таба да дәвам итәчәк», - дип ассызыклады Айдар Метшин.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев