Туган як

Сугыш башланган көндә

Без бәйрәмнәргә шулкадәр дә ияләшкәнбез ки, уйлап өлгергәнче, авыздан "бәйрәм белән" дигән сүз чыгып ычкына. Менә бу юлы да, трамвайдан төшүгә үк юлда очраган Григорий Китанов белән ветераннар, армиягә чакырылыш һ.б. мәсьәләләр турында сөйләшә-сөйләшә, Җиңү монументы янына килеп җиткәндә отставкадагы хәрби Николай Лученок белән исәнләшкәч, "бәйрәм белән", дигән сүз чыгып...

Без бәйрәмнәргә шулкадәр дә ияләшкәнбез ки, уйлап өлгергәнче, авыздан "бәйрәм белән" дигән сүз чыгып ычкына. Менә бу юлы да, трамвайдан төшүгә үк юлда очраган Григорий Китанов белән ветераннар, армиягә чакырылыш һ.б. мәсьәләләр турында сөйләшә-сөйләшә, Җиңү монументы янына килеп җиткәндә отставкадагы хәрби Николай Лученок белән исәнләшкәч, "бәйрәм белән", дигән сүз чыгып очты авызымнан. Һәм шул мизгелдә үк, күз алларым караңгыланып, тетрәнеп киттем, юлдашларымның да рәнҗү катыш шелтәле карашлары миңа юнәлгән иде. 22 июньнең моннан 73 ел элек куәтле СССРга сугыш афәте алып килгән таңы илебез тарихына миллионнарча шәһитләрнең каны белән уеп язылган. Кара кайгы көне, матәм көне бәйрәм буламы соң инде?!

Җир-ана күтәрәлмәслек фаҗигаләрне, хәтта, еллар да оныттыра алмас кебек. Әмма монумент янына 22 июньдә килгән саен, кешеләр хәтеренең кыска булуына инана барам. Менә бу юлы да, Җиңү монументы янына җыелган халык арасыннан, беренче чиратта, үзләренә дә фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә булган ташламалы өстенлекләр таләп итүче сугыш чоры балаларын күрермен дип өметләнгән идем. Күрәсең, сәламәтлекләре шәптән түгелдер, хәтта газетада ялкынлы чыгыш ясаганнары да очрамады. Нишлисең, еллар беркемне дә аямый шул...

Бәлки шуңа күрәдер дә, "Молодая гвардия" әләме күтәргән берничә бөртек егет һәм кыз, кулларына кызыл канәферләр тоткан яшьләр, шулай ук, әниләренә, әбиләренә ияргән балалар (гәрчә, күбесе үзләренең кая һәм ни өчен килгәненә төшенә алмыйча, кыбырсынып басып торсалар да) кешелек Хәтеренең тере калачагына өмет булып күренделәр миңа. Ә бит патриотик тәрбия өчен, шушы 22 июньдәге матәм митингы кебек чаралардан шәһәркүләм файдаланырга булыр иде. Шәһәрдәге барлык мәктәп балаларын, башлангыч класстан алып, бирегә алып килергә кирәк. Митингта катнашу - укучы бала өчен олы дәрәҗә булырга тиеш. Ә аның өчен укучы ел буе тырышып укысын һәм илебезнең Бөек Ватан сугышы белән бәйле чын тарихын өйрәнсен, мәктәптәге һәр чарада башлап йөрсен. Авыр мәсьәләме? Укытучылык хезмәтен дәрес бирү белән генә чикләмәүче педагоглар өчен артык катлаулы түгелдер. Тик теләк кенә кирәк... Бар нәрсәне дә акчалы үлчәгеч тәлинкәсенә салмаучылар бетмәгән булса...

Бу уңайдан, 22 июньдә Түбән Камада узган матәм митингын олы тәрбия дәресе дип атап булыр иде. Бигрәк тә, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Куприянованың чыгышы дәрестә укытучының үз укучыларына патриотлык темасын аңлатуына тиң булды.

Муниципаль район башлыгы киңәшчесе, Түбән Каманың сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Григорий Китановның һәр сүзе залптай яңгырады:

- Фашизмга баш калкытырга ирек бирергә һич тә ярамый. 27 миллион совет кешесенең гомерен өзгән бу сугыш - иң канкойгычы, иң дәһшәтлесе булды. Фронтта, фашист басып алган территорияләрдә, канцлагерьларда һәлак булганнарны хәтердән чыгармыйк.

Түбән Каманың хәрби комиссары Фәрит Мингәрәевнең хәрбиләрчә кыскалык белән ясаган чыгышы да йөрәкләргә үтеп керде:

- Бөек Ватан сугышыннан соң һичкайчан булмаганча, хәзерге вакытта сугыш куркынычы көчәя - Украинада фашизм баш калкыта. Һәм ул иртәгә безнең илгә дә килеп кагылырга мөмкин... Моңа юл куймаска тиешбез!

Митингта, шулай ук, ветеран Валентина Ляманова, яшьләр вәкиле Александр Ильин җиребездә сугыш дәһшәтенең башка беркайчан да кабатланмаска тиешлеге хакында сөйләделәр. Матәм митингында Бөек Ватан сугышы корбаннарын, яу кырында ятып калган сугышчыларны, тыныч тормышта арабыздан иткән фронтовикларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Соңыннан, муниципаль район җитәкчелеге, шәһәребездәге оешмалар, предприятиеләр исеменнән монументка кәрҗин-кәрҗин чәчәкләр илтелде. Орден-медальле ветераннар, ак яулыклы әбиләр, әниләре җитәкләгән балалар һ.б. кулындагы кандай кызыл канәфер чәчәкләре монументның мәрмәр плитәсенә сарылды.

Ул чәчәкләр, ялкын телләре аша, Мәңгелек ут янәшәсендәге сугышчы каскасына сагышлы караш белән төбәлгәндәй тоелды миңа. Кызыл канәферләрдә кемнәрнең карашлары иде икән: баласын мәңгегә ут эченә озаткан ананыкымы, әллә туган җиреннән ерак яу кырында соңгы сулышын алучы солдатныкмы?..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: