Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Суфиян Минһаҗевка – 90 яшь

Мәгариф ветераны, Аксакаллар шурасы әгъзасы юбилеен бәйрәм итте.

Музыка белән үсмер вакытта ук  кызыксынса да, Суфиян Минһаҗев яшерен сәләте турында озак еллар  күпләргә сөйләми. 90 яшенә җиткәндә мандолинада уйный башлавы, дусларын шаккаттыра. Ә бу  актив тормыш рәвеше алып баручы мөхтәрәм шәһәрдәшнең меңнән бер шөгыле генә. 

"Мин чын мәгънәсе белән тарих укытучысы булып үстем, тарих укыттым. Аннан соң армиядә хезмәт иттем. Авылга кайткач, миңа әйттеләр, әйдә каласыңмы? - Мин әйттем, юк. Укытучылык эшемне ташлый алмыйм дидем", дип белдерә Суфиян Минһаҗев. 

"Күптән түгел аның китабы дөнья күрде. Аксакаллар шурасы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән. Бик матур китап. Аның күркәм юбилеена зур бүләк. Китапханәгә килеп укырга була. Анда Суфиян Минһаҗевның 60 ел дәверендә язылган мәкаләләре, хикәяләре һәм бик күп мәгълүмат алырга була" - ди Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова. 

Мәкаләләрен  “Туган як” газетасында да укып була. Суфиян Минһаҗев татар басмасының штаттан тыш хәбәрчесе.  Иҗат итә, актив тормыш рәвеше алып бара. Аксакалар шурасы әгъзасы 90 яшьлек юбилеен Г. Тукай исмендәге үзәк китапханәдә билгеләп үтә. Дуслары, хезмәттәшләре юбилярга котлау сүзләре җиткерә.

Котлау сүзләре, истәлекле бүләкләр, иҗади номерлар.... Юбилей кичәсенә Суфиян Минһаҗевның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, якыннары чакырыла. Вакытны заяга үткәрмичә иҗат итәргә, эзләнергә, дип киләчәккә планнары белән уртаклашты мөхтәрәм шәһәрдәш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев