Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Соңгы кыңгырау, БДИ...

Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләренең һәм гимназияләренең унбер классын тәмамлаучы 1193 укучы (шуның 80е - район буенча) өчен узган шимбәдә кыңгырау соңгы мәртәбә яңгырады. Б.Урманче исемендәге гимназиянең унбер классын тәмамлаучы 54 кыз һәм егеткә, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин да үзенең теләкләрен җиткерде, аерым алганда, ул аларны...

Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләренең һәм гимназияләренең унбер классын тәмамлаучы 1193 укучы (шуның 80е - район буенча) өчен узган шимбәдә кыңгырау соңгы мәртәбә яңгырады.
Б.Урманче исемендәге гимназиянең унбер классын тәмамлаучы 54 кыз һәм егеткә, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин да үзенең теләкләрен җиткерде, аерым алганда, ул аларны тормыш өчен кирәкле һөнәр алып, үзебезнең Түбән Камага хезмәт итәргә чакырды. Чыгарылыш класс укучылары да Башлыкка үз хөрмәтләрен белдереп, гимназия карамагындагы сәнгать мәктәбен тәмамлаган классташлары Азат Хаҗиморатовның «Гонки» картинасын бүләк иттеләр.
Бүгенге көндә 1130 укучы белем ала торган 2нче гимназия директоры Рафаил Азизовның Соңгы кыңгырауда ясаган чыгышыннан күренгәнчә, педагоглар унбер класс тәмамлаучы үз укучыларының тугызы алтын медальгә лаек булыр дип өметләнәләр. Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буларак, алдан күнекмә рәвешендә уздырылган сынау да гимназистларның белем дәрәҗәсе югары икәнен күрсәткән.
Гомумән, быел безнең муниципаль район мәктәпләренең унбер классын тәмамлаучы егетләрнең һәм кызларның 98е урта мәктәпне алтын медальгә бетерер дигән өмет белдерде мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Айзирәк Рамазанова. Урта мәктәпне тәмамлаучылар кичә, 25 майда география һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшырганнар. 28 майда - рус теле, 2 июньдә - татар теле (барлыгы 4 укучы тапшырачак!), 1 һәм 4 июньдә - математика (база һәм профиль), 8ендә - җәмәгыять белеме, химия, 11ендә - физика, 15ендә - биология, тарих, информатика һәм, шулай ук, чит телләр (бу көнне - язмача өлеше, ә телдән булганы - 17сендә) буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар. Җитди сәбәпләре булганнар яки ике имтиханы бер ул вакытка туры килгәннәр өчен бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга резерв көннәр билгеләнгән (22-26 июнь).
Быел безнең муниципаль районда тугыз классны 2560 укучы (шул исәптән, 297се - районыбыз мәктәпләреннән) тәмамлый, кагыйдә буларак, тугыз класстан соң, аларның 47-48 проценты унынчы класста укуын дәвам итә икән.
Бүгенге көн лотереясе булган БДИны мәктәп баласының унбер ел алган белем дәрәҗәсен билгели торган сынау дип кабул итә алмасам да, укучыларның барысына да югары баллар алырга язсын.
Нишлисең, ил күләмендә югарыдан ук халыкны наданлаштыру сәясәте алып барыла һәм ул мәктәпләргә генә түгел, тормышның һәр тармагына үтеп кереп, акылсыз күрсәтмәләре һ.б. белән теңкәбезне тәмам корытты инде. Мәгариф системасындагы БДИлы үзгәреш-реформаларга килгәндә, аның нәтиҗәсе һәммәбезнең күзе алдында - Лира Габитованың «Туган як»та (15 май) басылган язмасындагы таксист егет шикелле, «Бөек Ватан сугышында Германияне Америка җиңгән, сугыш Европада булган», дип уйлаучы бүгенге көн яшьләрен мисалга китерү дә җитә.
Совет чорында югары белем алган һәм мәгариф системасы таркатылып, чүп-чар белән чуарланып беткән бүгенге көндә дә шәхесләр тәрбияләүне үз максаты дип санаучы чын педагогларга түземлек бирсен. Кем ничек уйлыйдыр, белмим, әмма БДИдан арынмый торып, җәмгыятьнең акыл һәм белем ягыннан савыгасына өмет юк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев