Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Соңгы кыңгырау

24 майда шәһәребезнеӊ Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиясенеӊ олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче 53 укучысы өчен дә мәктәп кыңгыравы соңгы мәртәбә яңгырады. Сәхнәгә менгәч, елмаеп торсалар да, укучыларныӊ дулкынланганнары сизелде. Аларны гимназиядә унбер ел буе укыткан педагоглары һәм директор Рафаил Азизов, мөгаен, чыгарылыш класс егетләре һәм кызларыннан да ныграк дулкынланганнардыр....

24 майда шәһәребезнеӊ Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиясенеӊ олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче 53 укучысы өчен дә мәктәп кыңгыравы соңгы мәртәбә яңгырады. Сәхнәгә менгәч, елмаеп торсалар да, укучыларныӊ дулкынланганнары сизелде.

Аларны гимназиядә унбер ел буе укыткан педагоглары һәм директор Рафаил Азизов, мөгаен, чыгарылыш класс егетләре һәм кызларыннан да ныграк дулкынланганнардыр.

- Бу кѳн сезнеӊ ѳчен сѳенечле дә, сагышлы да, дип уйлыйм, - дип мѳрәҗәгать итте директор балаларга. - Сезнең чыгарылышны белем ягыннан иӊ кѳчлеләрнеӊ берсе дип әйтергә була. Сез гимназия данын тѳшермәдегез, моӊа ел дәвамында җыелган күпсанлы дипломнар һәм грамоталар дәлил булып тора.

Гимназия тормышында актив катнашулары һәм белемгә омтылышлары белән аерылып торган берничә укучыга Р.Азизов диплом тапшырды, калганнарын исә чыгарылыш кичәсендә биреләчәген искәртеп узды. Укучылардан, директор Ләйлә Әл-Хәмәдне аерып телгә алып үтте. Ләйлә гарәп теле буенча республикакүләм олимпиадада беренче урынны яулаган. Кызныӊ әтисе сирияле икән. Сүриядә сугыш башлангач, аларның гаиләсе ике ел элек Татарстанга кайткан. Кечкенәдән үк әнисе татар теленә ѳйрәткәнлектән, Ләйләгә гимназиядәге яшьтәшләре белән уртак тел табу авыр булмаган. Үз әнисенең телен белү кешегә бик мөһим шул...

Гимназиягә Казаннан килгән олы кунак - Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыныӊ милли мәгариф идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова да, үз чыгышында, шул хакта искәртте. Ул биредә татар милләтенеӊ киләчәге булган балалар тәрбияләнүенә, белем алуына басым ясады. Сүз уңаеннан, Лилия Марсовна чыгарылыш укучыларын 5-7 классларда тарих һәм җәмгыять фәннәреннән укыткан, ә 5а классына килгән балаларны класс җитәкчесе буларак каршы алып, алар белән өч ел дәвамында эшләгән.

- Кайда гына булсагыз да, татар халкының горур уллары, кызлары булуыгызны онытмагыз, татар халкының зыялылары булып калыгыз. Сезнеӊ ѳчен әти-әниегездәй шатланып, сезнеӊ белән горурланып яшәүче укытучыларыгызны, гимназиягезне дә исегезедән чыгармагыз, - дип, Лилия Марсовна унберне тәмамлаган егетләргә, кызларга үз киңәшләрен дә җиткерде.

Кунаклар арасында, шулай ук, үзебезнең мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Айзирәк Рамазанова һ.б. бар иде.

Беренче һәм унынчы класслары тәмамлаган балалар да чыгарылыш класс укучыларына үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр.

Гимназия белән саубуллашучы егетләр һәм кызлар, укучы буларак, гимназия сәхнәсендә соңгы мәртәбә җырладылар, скетчлар уйнадылар. Ә инде үз туган йортларыдай якын булган гимназиягә, укытучыларына булган рәхмәт хисләрен, барысы исеменнән, Әдилә Шәвәлиева җиткерде:

- Уку белән бергә, гимназиядә безгә сәнгать белән дә шѳгыльләнү мѳмкинлеге бирелде. Зур, матур, чиста бинада белем алу рәхәт бит ул. Укытучыларыбызга һәм, әлбәттә, директор Рафаил абыйга олы рәхмәттән башка нәрсә әйтик инде без?!

Чыгарылыш класс укучылары өчен бу юлы яңгыраган кыӊгырау инде дәрескә ашыктырмый, ул алда аларны зур сынау - БДИ кѳткәнен искәртә. Бердәм дәүләт имтиханнарын да, шушы бәйрәмдәгечә, елмаеп җиӊел итеп бирсеннәр һәм олы тормыш юлында һәркайсы үз бәхете юлын тапсын иде...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев