Туган як

Скутердагысы үлгән...

Машина һәм мотоцикллар гына түгел, соңгы елларда үсмерләрнең яраткан транспортлары булган скутерлар да кеше гомере өчен куркынычка әйләнә башлады. 15 майда кичке алтынчы яртылар тирәсендә Химиклар урамындагы 38нче йорт янында, рулендәге 1995 елгы үсмернең тизлекне исәпкә алмавы нәтиҗәсендә, «JOY-R» скутеры бер төркем кызны бәрдерә. Олы юлның сул як полосасыннан барганда...

 

Машина һәм мотоцикллар гына түгел, соңгы елларда үсмерләрнең яраткан транспортлары булган скутерлар да кеше гомере өчен куркынычка әйләнә башлады.
 
15 майда кичке алтынчы яртылар тирәсендә Химиклар урамындагы 38нче йорт янында, рулендәге 1995 елгы үсмернең тизлекне исәпкә алмавы нәтиҗәсендә, «JOY-R» скутеры бер төркем кызны бәрдерә. Олы юлның сул як полосасыннан барганда ул «зебра»да юлны кистереп чыгучы кеше бармы-юкмы икәнен карап тормый, гәрчә урта һәм уң як полосалардан баручы машиналар бу урында туктап торган булсалар да. Ә инде җәяүлеләрнең юл аша чыгып баруларын күргәч, аларны таптатмас өчен, скутер рулен сулга каера, ә шулай да кызларны бәрдереп, үзе дә баганага барып бәрелә. Ул җәяүле кызларның өчесе дә 1997 елгы булып, икесенең бәрелгән-имгәнгән урыннары җиңелчә генә булганлыктан, травмпункт-та ярдәм күрсәтелгәннән соң, аларны өйләренә кайтарып җибәрәләр, ә башы җәрәхәтләнгәнен дәваханәгә озаталар. Скутер рулендәге үсмер исә шок хәлендә башта - травмпунктка, аннары дәваханәгә җибәрелә һәм ул шунда үлә. Әгәр дә башына мотошлем кигән булса, кем белә, бәлки әле исән дә калыр иде.
 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: