Туган як

Шәһәребездә

Сайлаучылар игътибарына! Сайлауга кагылышлы законнарны бозу очрагына тап булсагыз, 14 сентябрьдә 40-20-00 номеры белән, "горячая линия"гә шалтыратып хәбәр итегез. Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хокук тәртибен тәэмин итү һәм сайлау комиссияләренә теләктәшлек максатыннан, бу телефон тәүлек буе эшләячәк. Укытучыга - яхшы хезмәт хакы Бу уку елында...

Сайлаучылар игътибарына!

Сайлауга кагылышлы законнарны бозу очрагына тап булсагыз, 14 сентябрьдә 40-20-00 номеры белән, "горячая линия"гә шалтыратып хәбәр итегез.

Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хокук тәртибен тәэмин итү һәм сайлау комиссияләренә теләктәшлек максатыннан, бу телефон тәүлек буе эшләячәк.

Укытучыга - яхшы хезмәт хакы

Бу уку елында Түбән Кама муниципаль районында укытучыларның уртача айлык хезмәт хакы 31 мең 377 сум булачак. Шатлык өстенә шатлык, дигәндәй, 120 укытучы, хезмәт хакыннан тыш әле, ай саен 7 мең сумлап өстәмә түләү дә алачак. Анысын - Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының махсус гранты буларак.

Махсус грантка - районыбыздан Каенлы мәктәбенең, ә шәһәрдән 2нче, 3нче, 5нче, 6нчы, 7нче, 8нче, 9нчы, 10нчы, 1нче, 12нче, 15нче, 16нчы, 19нчы, 21нче, 26нчы, 27нче, 28нче, 29нчы, 31нче, 33нче мәктәпләрнең, 1нче, 2нче, 13нче, 22нче, 25нче, 32нче, 34нче гимназияләрнең, 71нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасының, Кадетлар корпусының һәм, шулай ук, Кама Аланы поселогындагы 1нче, 2нче мәктәпләрнең укытучылары ия булган. Аларның күбесе - башлангыч класс, татар, рус, инглиз телләре һәм биология, физкультура укытучылары.

Укырга - мәчеткә

15 сентябрьдән шәһәребезнең үзәк мәчетендә һәм 3 нче мәхәллә (Гагарин урамы) мәчетләрендә дини укулар башлана. Дин белән якыннан танышырга теләүчеләрне "Ислам дине нигезләре" курсларына чакырабыз.

Үзегезгә уңайлы булган вакытны сайлап, иртәнге яисә кичке вакытта укырга языла аласыз. Балалар өчен дәресләр якшәмбе көннәрендә үткәрелә. Укулар татар һәм рус телендә алып барыла. Тулырак мәгълүматны, 8-987-293-04-63 номеры белән, телефон аша белешә аласыз.

Шәһәр үзәк мәчете шурасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: