Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Шәһәребез урамнарында — ЭКОавтобус

Россиядә җитештерелгән беренче эксперименталь «ЭКОавтобус»ны, сынаулар үтү өчен, Түбән Кама пассажир автотранспорты предприятиесенә бирүләре хакында газетада хәбәр иткән идек инде. Кичә электр энергиясе белән эшли торган әлеге «гибрид» автобусны журналистларга күрсәттеләр. Бу чарада НПАТП җитәкчесе Юрий Иванов, Саратов өлкәсендәге Энгельс шәһәренең элеге автобус эшләнгән «Тролза» троллейбус заводы техник директоры Сергей...

Россиядә җитештерелгән беренче эксперименталь «ЭКОавтобус»ны, сынаулар үтү өчен, Түбән Кама пассажир автотранспорты предприятиесенә бирүләре хакында газетада хәбәр иткән идек инде. Кичә электр энергиясе белән эшли торган әлеге «гибрид» автобусны журналистларга күрсәттеләр. Бу чарада НПАТП җитәкчесе Юрий Иванов, Саратов өлкәсендәге Энгельс шәһәренең элеге автобус эшләнгән «Тролза» троллейбус заводы техник директоры Сергей Ключарев һ.б. катнашты.

«Тролза»ның двигателенә электр бирүче генераторны хәрәкәткә китерү өчен иң арзан һәм экологик яктан чиста ягулык булып исәпләнгән табигый метан газы ярдәмендә эшли торган микротурбина урнаштырылган. Аның тавышы дизель двигателе белән эшли торган автобусларныкына караганда шактый аз. Дөрес, салонда бераз сызгырган аваз ишетелә. Завод вәкилләре әйтүенчә, пассажирлар булганда, бу тавыш ишетелмәячәк икән. Башка машиналардагыча, янган газлар чыгу торбасыннан каралып төтен дә күренми, беленер-беленмәс кенә чыккан аксыл төтен урамда салкын булганлыктан җылылык парлары гына дип расладылар. Салон идәненең түбәндә булуы һәм керү өчен махсус җәелә торган трап та урнаштырылу инвалидлар өчен уңайлы. Салонында җылы. Без караганда, урамда -15 градус салыкынлык иде, ә салонда температура +15 градус күрсәтә.

- Автобусның үз бәясен ни дәрәҗәдә аклый алуын хәзергә әйтү кыен. Бу - киләчәк автобусы. Уңайлылыгы, экологиягә зарарсыз булуы безнең шартларда файдалану өчен бик кирәк, әлбәттә, - дип белдерде Ю.Иванов.

Шундый ук дүрт автобус Краснодар шәһәрендә йөри икән инде, берәү Мәскәүдә сынау узган. Татарстанда беренчеләрдән булып ни өчен нәкъ менә Түбән Кама шәһәрендә сынарга булганнар соң? Бу шәһәребездә эре химия предприятиеләре урнашкан булуны һәм экологик яктан бик үк уңышлы түгеллеген исәпкә алып эшләнгән, күрәсең.

ЭКОавтобус шушы көннәрдә маршрутка чыгачак. Бер ай, яки аннан бераз артыграк йөргәннән соң, кешеләрнең фикерләрен белгәч, аны бездә җәмәгать транспорты буларак файдалану мөмкинме икәнлеге ачыкланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев