Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Сайлауларга репетиция

Узган якшәмбе көнне, 26 майда, Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирү үткәрде. Республикада яшәүчеләр 2019 елның 8 сентябрендә булачак сайлауларда «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген формалаштыруда катнаштылар. «Бердәм Россия» алдан сайлаулары Татарстанда ачык модель буенча уза: тавыш бирүдә республиканың теләсә кайсы сайлаучысы катнаша ала.

Республика буенча иртәдән 460 хисап участогы ачылды, аларда 1909 участок хисап комиссиясе әгъзасы эшләде. Тавыш бирү участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләде. Түбән Кама шәһәренең Актүбә округы буенча сайлаучы буларак, бер мандатлы округлар һәм бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлегеннән миңа ике бюллетень бирелде. 
Праймеризда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. Сайлау өчен ул Олы Афанас авылы мәктәбендә урнашкан хисап участогына килгән иде. Анда берьюлы җиде торак пункт – Олы һәм Түбән Афанас, Прости, Шәңгәлче, Ташлык, Балчыклы һәм Красный Ключ авыллары халкы өчен тавыш бирү оештырылды.
Айдар Метшин сүзләренә караганда, алдан тавыш бирү процедурасын үткәрү – чагыштырмача яңа булса да, халык тарафыннан яхшы кабул ителгән акция. Чөнки кешеләргә үз кандидатларын үзләренә сайлап алу мөмкинлеге тудырыла. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: һәр сайлаучы бюллетеньдә күрсәтелгән берьюлы берничә кандидатны күрсәтә ала. Шулай ук республика халкы өчен беренче тапкыр сайлауның рәсми сайты аша онлайн тавыш бирү мөмкинлеге дә булды. 
Татарстан «Бердәм Россия»се алдан сайлауларында 222 кандидат катнашты. Аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы булып тора. Барлык кандидатлар да киң күләмле мәгълүмати-агитация эшләрен гамәлгә ашырдылар: сайлаучылар белән 400 дән артык очрашу үткәрделәр, эш шул исәптән, дискуссия һәм стратегик сессияләрнең яңа форматларында алып барылды. 
Шулай ук 200 дебат мәйданчыгы оештырылган иде. Праймеризның барлык чаралары татарстанлылар өчен тулысынча ачык – һәр кеше дебатларга һәм очрашуларга килә, кандидатка үз сорауларын бирә, проблеманы җиткерә һәм аны хәл итү вариантларын тәкъдим итә алды. Партия массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша уздырылган праймериз барышы турында актив мәгълүмат бирде.
Алдан сайлауларда «Бердәм Россия»нең барлык әгъзалары да үзләренең гаиләләре һәм якыннары белән бергә тавыш бирде. Татарстанда партиянең төбәк бүлеге – Россиядә иң зурлардан исәпләнә, республикада 128 мең кеше партия әгъзасы булып тора. Һәр шәһәрдә һәм районда партиянең беренчел бүлекләре булдырылган, аларда барлыгы 2010 кеше.
Түбән Камада партия эчендәге башлангыч тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итте.
Наталья ПЛОТНИКОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев