Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Рекордлар китабына кердек

15 сентябрьдә Түбән Камага елга буйлап махсус баржа белән 1377,9 тонна авырлыктагы гидрокрекинг реакторын китерделәр. Шушы уңайдан, шәһәребезгә Лондонда чыга торган Гиннесс рекордлар китабының Россиядәге рәсми вәкиле Алексей Свистунов килде. Чөнки моңа кадәр дөньяда әле беркем дә, беркайчан да елга буйлап мондый авыр йөкне алып бармаган. Һиндстанда эшләнгән бу гигант...

15 сентябрьдә Түбән Камага елга буйлап махсус баржа белән 1377,9 тонна авырлыктагы гидрокрекинг реакторын китерделәр. Шушы уңайдан, шәһәребезгә Лондонда чыга торган Гиннесс рекордлар китабының Россиядәге рәсми вәкиле Алексей Свистунов килде. Чөнки моңа кадәр дөньяда әле беркем дә, беркайчан да елга буйлап мондый авыр йөкне алып бармаган.
Һиндстанда эшләнгән бу гигант реакторны диңгез буйлап Санкт-Петербургка китергәннәр. Аннан 30 августта кузгалып, Түбән Камага алып кайтып җиткергәнче, Россиянең Нева елгасы, Ладога һәм Онега күлләре, Идел һәм Кама елгалары буйлап 2174 километр юл узарга туры килгән. Әмма иң кыены реакторны баржадан причалга бушату булган, аны махсус төзелгән док-камера аша, 92 тәгәрмәчле (!), озынлыгы 38 метрдан артыграк булган махсус тягачка күчергәннәр.
Бу галәмәт зур гидрокрекинг реакторы - «ТАИФ-НК» акционерлык җәмгыятендә төзелә торган нефтьнең авыр калдыкларын тирән эшкәртү комплексы өчен. Сигез дәүләт (Россия, АКШ, Япония, Англия, Франция, Италия, Һиндстан һәм Корея) бизнесменнарының уртак проекты булган ул нефть эшкәртү комплексы 2016 елда эшли башларга тиеш икән. Аңа дөньяда тиңнәр булмаячак, диләр. Кыскасы, җәмәгать, күрәселәр алда әле...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев