Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Разил Вәлиев ядкаре

Разил Вәлиевны туган ягында зурлап искә алдылар. Аның арабыздан китүенә - ярты ел.

Татарстанның халык шагыйрен искә алу кичәсе Халык иҗаты йортында узды. Тулы зал җыелды. Гаҗәп тә түгел. Разил Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗаты Түбән Кама районы белән тыгыз бәйле. Ташлыкта туып-үскән. Беренче шигырьләрен дә шунда язган. Туган авылына гел ашкынып кайта иде. Монда һәр урам, мәчет, китапханә – үзенеке... 

«Ул бик сагынып кайта иде туган авылына. Безне сагынып кайта иде. Аның белән бөтен болыннарны, урманнарны йөреп чыга идек. Нинди үзгәрешләр бар… Мәчет, китапханә, балалар бакчасы белән кызыксына иде. Авылны чәчәк итүче дә шул бит. Ташлык авылы Түбән Кама районында иң төзек авылларның берсе, дип саныйм мин. Чөнки анда Разил абыйның хезмәте би күп», дип белдерде Разил Вәлиевнең энесе Рәмзил Вәлиев. 

Разил Вәлиев һәрвакыт җаны-тәне белән халык язмышы өчен янып яшәде. Республиканың сәяси-иҗтимагый тормышында актив катнашты. Туган тел, милләт сагында торды. Яшь каләм осталарына да остаз иде ул. Аның турында – милләтебез горурлыгы, диләр.  

«Без Разил Вәлиевне онытырга тиеш түгел. Минем җитәкче буларак шундый хыялым бар – шәһәрдә Разил Вәлиев исемендәге үзәк булдыру. Аның хезмәте, тормышы белән бәйле. Шулай ук аның туган авылы Ташлыкта матур гына үзәк ясарга ниятебез бар. Бу беренче чиратта, аның хезмәтенә рәхмәт сүзләре булса, икенче яктан, яшь буыннарны аның үрнәгендә тәрбияләү», – дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин. 

Разил Вәлиевне искә алу кичәсе Татарстан рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән Рәшит Ваһапов исемендәге фонд оештырды. Милләтебезнең асыл улы узган елның октябрь аенда вафат булды. Аңа 76 яшь иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев