Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Президент һәм депутатлар сайланды

Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы Президентын, шулай ук, Түбән Кама шәһәр советына һәм районыбызның авыл җирлекләре советларына депутатлар сайлау булды. Муниципаль район советының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның шәһәрдә - 76,6 проценты, районыбыз авылларында һәм поселокларында уртача 90,6 проценты тавыш биргән. Муниципаль райондагы барлык 114 участокта сайлау узган булып...

Узган якшәмбедә Татарстан Республикасы Президентын, шулай ук, Түбән Кама шәһәр советына һәм районыбызның авыл җирлекләре советларына депутатлар сайлау булды.
Муниципаль район советының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, исемлекләргә кертелгән сайлаучыларның шәһәрдә - 76,6 проценты, районыбыз авылларында һәм поселокларында уртача 90,6 проценты тавыш биргән. Муниципаль райондагы барлык 114 участокта сайлау узган булып санала, кабат тавыш бирү булмаячак.
Шәһәр сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Түбән Кама сайлаучыларының 91,62 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән. Татарстан Республикасы Президенты вазифасына калган өч кандидатның җыйган тавышлары түбәндәгечә: Хафиз Миргалимов («КПРФ») - 3,36 процент, Рушания Билгилдеева («Справедливая Россия») - 2,67 процент, Руслан Йосыпов (ЛДПР) - 1,15 процент.
Район сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, авылларда һәм поселокларда урнашкан участокларда Рөстәм Миңнеханов өчен бирелгән тавышлар тагын да күбрәк булган: 94,8 процент.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев