Туган як

Президент катнашындагы утырыш

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министр-лыгының күчмә киңәйтелгән коллегиясе утырышы бу юлы безнең Түбән Камада уздырылды. Республикада транспорт комплексының узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм бу яңа елдагы планнарына багышланган ул утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия транспорт министры Максим Соколов, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры...

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министр-лыгының күчмә киңәйтелгән коллегиясе утырышы бу юлы безнең Түбән Камада уздырылды. Республикада транспорт комплексының узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм бу яңа елдагы планнарына багышланган ул утырышта Президент Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия транспорт министры Максим Соколов, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм үзебезнең муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин катнашты.
 
Иң беренче эш итеп, Айдар Метшин озатуында, кунаклар «Горэлектротранспорт» предприятиесенә килеп, яңа гына кайтартылган «Варяг» вагонын һәм, шулай ук, узган гасырның алтмы-шынчы еллары трамваен карадылар. Россиядә бердәнбер булган һәм берьюлы 200 кеше сыйдырышлы, салоны иркен «Варяг» трамваена Р.Миңнеханов, А.Метшин, И.Левитин утырып та йөрделәр. Президент әле трамвай йөртүченең кабинасын ачып, бу яңа транспортны йөртүнең җиңел булу-булмавы белән дә кызыксынды. Сүз уңаеннан, әлеге яңа модель трамвайга безнең шәһәр электр транспорты предприятиесенең дә өлеше кергән: «Варяг»ны ясаган эшче эксперт төркемендә «Горэлектротранспорт» вәкилләре дә булган.
 
Җитәкчеләр, шулай ук, Халык иҗаты йорты янәшәсендә КАМАЗ, РариТЭк һәм республиканың транспорт комплексы тарафыннан оештырыл-ган күргәзмәне дә карадылар.
 
Коллегия утырышында муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Кама муниципаль районының транспорт-юл инфраструктурасы торышы турында сөйләде. Аерым алганда, ул хәзерге вакытта Түбән Каманың республикабызның төньяк-көнчыгышында мөһим транспорт узелы икәнен искәртте. Теләсә кайсы территориянең социаль-икътисад үсеше күрсәткечләреннән иң әһәмиятлесе - халыкның тормыш дәрәҗәсе. Ә анысы исә көнкүреш уңайлыкларына, шул исәптән, транспорт хезмәтенә, юлларыбыз торышына бәйле. Бу уңайдан, Түбән Камада заманча транспорт-юл инфраструктурасын үстерү этаплап алып барыла.
 
Газ-мотор ягулыгына көйләнгән җәмәгать транспорты сатып алу буенча федераль программаны тормышка ашыруда да, республикада беренчеләрдән булып, Түбән Кама бу эшкә дүрт ел элек кереште. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә шәһәребез урамнарына көн саен 100дән артык шундый автобус рейска чыга.
 
«Алга таба йөк машиналарын, төзекләндерү тармагындагы һәм торак-коммуналь хуҗалыктагы техниканы да бу төр ягулыкка күчерергә ниятлибез. Промышленность предприятиеләре күпләп тупланган территориядә бу проектны тормышка ашыруның социаль әһәмияте зур, газ-мотор ягулыгына күчү һаваның зарарлы калдыклар белән пычрануына юл куймау ягыннан да, шулай ук транспорт чыгымын киметү һәм икътисад буенча да отышлы», - дип әйтеп үтте Айдар Метшин.
 
Бездә транспорт паркын яңарту һәм камилләштерү программасы белән бер үк вакытта юл төзелеше һәм, шулай ук, юлларга капиталь ремонт ясау программалары да тормышка ашырыла. Мәсәлән, 2016 елда шәһәрдәге һәм районыбыз авылларындагы урам юлларын рәтләп тәртипкә китерү буенча төрле чыганаклардан 871 млн. сум акча кергән. Ул акчага магистраль һәм кварталь эчендәге юлларга капиталь ремонт ясалган, авылларда яңа юллар салынган, шулай ук, 126 ишегалды юлы ремонтланган.
 
Узган ел бездәге промышленность предприятиеләре тарафыннан да юлларны ремонтлауга зур игътибар бирелгән. Бу максаттан, инвестиция акчасы 250 млн. сумнан күбрәк булган. Шул акчага дүрт мөһим участокка капиталь ремонт үткәрелгән. Болар - шәһәр белән производствоны бәйли торган һәм йөк ташуда стратегик әһәмияткә ия булган төп автомобиль артерияләре. Автомобиль юлының бу өлешен яңарту - шәһәр белән промышленность зонасын бәйли һәм, нигездә, Түбән Камадан күрше шәһәрләргә чыга торган төп юл булган Сүбәләк трассасыннан транспорт агымын киметүгә ярдәм итә. Сүбәләк юлы шәһәр белән бер чорда төзелгәнлектән, техника күп йөри торган хәзерге вакытка исәпләнмәгән. Шунлыктан аңа тулысынча реконструкция уздырырга кирәк. Айдар Метшин ассызыклап үткәнчә, бу хакта промышленность предприятиеләре җитәкчеләре белән дә күп мәртәбә сөйләшенгән инде. Ул, шулар ярдәмендә, 2017 елда да бу юнәлештә эш алып барылачагына өмет белдерде.
 
Билгеле булганча, 1967 елда деподан беренче трамвай рейска чыккан. Ә бүгенге көндә экологик яктан чиста һәм уңайлы трамвай - шәһәребез халкының иң яраткан транспорт төре. Барлык пассажир агымының 50 проценты «Горэлектротранспорт»ка туры килә. Трамвайлар 7 маршрутта халыкка хезмәт күрсәтә. Шәһәрдә яңа микрорайоннар төзелә һәм промышленность комплексы да үсә, шуңа бәйле рәвештә, Южная урамында яңа трамвай линиясе төзү зарур. Яңа трамвай юлының озынлыгы 12,6 км булачак.
 
Айдара Метшин әйтүенчә, бу яңа трамвай линиясен сафка бастыру яңа микрорайоннарда яшәүчеләр өчен бик тә уңайлы булачак һәм, шуның белән бергә, өстәмә маршрутлар ачып, микрорайоннарның барысын да һәм промышленность зонасын бергә бәйләү мөмкинлеге бирә-чәк. Трамвай челтәре шә-һәр территориясенең 70 процентына сузылачак. Пассажир агымы елына 9 млн. кеше тәшкил итә-чәк. Ә бу проектны тормышка ашыру өчен 910 млн. сум акча кирәк булачак, аннан тыш, күчмә составны яңарту 200 млн. сумга төшәчәк. Яңа линия тармаклары төзелешенең проекты инде эшләнеп беткән, хәзерге вакытта барлык документлар да дәүләт экспертизасына тапшырылган.
 
Коллегия утырышында шулар хакында сөйләп, муниципаль район башлыгы бу проектны этаплап тормышка ашыру өчен, Россия транспорт министрлыгыннан һәм республика бюджетыннан өстәмә акча да сорады. Түбән Камада яңа трамвай юллары төзү проекты «ИнноКам» инновацион-производство кластерының үсеш концепциясенә дә кертелгән.
 
Утырышта ясаган чыгышында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә, «ИнноКама» концепциясендә транспорт инфраструктурасын үстерүгә төп урын бирелгәнен искәртте. «Быел коллегия уздыру өчен Түбән Кама сайланды. Бу шәһәр Татарстанда гына түгел, ә Россиядә икътисад үсешенең яңа ноктасы булган «ИнноКам» инновацион-производство үзәген үстерүдә төп урыннарның берсен алып тора», - дип әйтеп үтте Рөстәм Миңнеханов.
 
Президент, шулай ук, нефть химиясе комплексындагы инвестиция проектларына да тукталды. Шулардан, мәсәлән, «ТАНЕКО»да акрынайтылган кокс җитештерү җайланмасын эшләтә башлау зур вакыйгаларның берсе булды. Якын араларда «ТАИФ-НК» җәмгыятендә авыр калдыкларны җентекләп эшкәртү комплексы һәм еллык куәте 6 млн. тоннага исәпләнгән «ЭЛОУ-АВТ-6» нефть эшкәртү җайланмасын сафка бастыру күздә тотыла. Моннан тыш, яңа «ЭП-600» этилен производствосы төзү ниятләнелә.
 
Шулар белән бергә, Рөстәм Миңнеханов республиканың машина төзелеше комплексында - «КАМАЗ» заводында, «Форд-Соллерс» пред-приятиеләрендә башкарылачак эшләрне дә телгә алды. «ИнноКама» территориясендәге «Алабуга» аерым икътисад зонасы һәм «Аммоний» минераль ашлама заводы да бар. «Боларның барысы да ныклы транспорт тәэминаты таләп итә», - дип әйтеп үтте Президент.
 
Юл челтәре үсешендә мөһим проект - халыкара «Европа - Көнбатыш Кытай» маршрутын төзү. Бу юлның Татарстан аша үтүе бик тә яхшы булыр иде, әлбәттә.
 
Юллар дигәннән, республикабызда узган ел йөзләрчә чакрым автомобиль юлы төзелгән һәм яңартылган, дистәләрчә авыл олы юл белән тоташтырылган. Саескан тавы авылы янында Кама елгасы аша салынган күпер тулысынча төзелгән.
 
«Федераль үзәк куйган бурычларны республика тулысынча үти. Быел без транспорт комплексындагы барлык программаларны да тормышка ашыруны дәвам иттерәчәкбез», - дип сөйләде Президент. Коллегия утырыш азагында Рөстәм Миңнеханов бу тармакның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: