Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Президент белән бергә

13 апрельдә Татарстандагы җәмәгать оешмаларының «Без булдырабыз! Без бергә!» дигән форумында «Президент белән бергә» дигән республика иҗтимагый хәрәкәте оештырылды. Аның максаты - татарстанлыларны Президент программаларын үтәү өчен туплау. Мондый башлангыч белән Татарстандагы яшьләр оешмалары чыккан иде. Нәтиҗә-дә, бу башлангыч «Президент белән бергә» дигән гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте оештырылуга китерде. Форум эшендә...

13 апрельдә Татарстандагы җәмәгать оешмаларының «Без булдырабыз! Без бергә!» дигән форумында «Президент белән бергә» дигән республика иҗтимагый хәрәкәте оештырылды. Аның максаты - татарстанлыларны Президент программаларын үтәү өчен туплау.
Мондый башлангыч белән Татарстандагы яшьләр оешмалары чыккан иде. Нәтиҗә-дә, бу башлангыч «Президент белән бергә» дигән гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте оештырылуга китерде.
Форум эшендә безнең Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре дә катнашты - Тәгъзимә Садыйкова, Рәйхан Бариева, Тимур Ибраһимов, Олег Агапов, Светлана Конюхова һ.б.
- Татарстан шәһәрләреннән һәм районарыннан барлыгы 300дән артык кеше катнашкан ул форумда республика халкына мөрәҗәгать һәм яңа төзелгән оешманың Уставын кабул итүдә катнашуым белән горурланам, - дип сөйләде безгә форум делегатларыннан берсе, «Россия пенсионерлар союзы»ның Түбән Кама бүлеге рәисе Тәгъзимә Садыйкова. - Үзебезнең пенсионерлар төркемендә, уртак эшкә өлеш кертү ысулларын эзләдек. Мин үзем, мәсәлән, чит кешеләр булышуына мохтаҗ булган картларга-карчыкларга ярдәм итү юлларын күрсәттем - йортлардагы җаваплы вәкилләр аша шундый өлкәннәрне барлап, көндәлек тормышта кирәк булган кибеткә бару, аптекага чыгу, өйләрен җыештыру кебек вак-төяк эшләрдә булышу. Беренче карашка, бик кечкенә нәрсә булып тоелса да, һәрберебез тирә-ягындагыларга игелек кылса, мөмкинлегеннән чыгып, ягымлы сүзе, хәленә керә белүе һ.б. белән булышса, Татарстанны тынычлык һәм төрле милләт вәкилләренең уртак дуслык йорты буларак саклый һәм икътисади яктан тагын да ныгыта алырбыз. Сүз уңаеннан, минем фикерем хуплау тапканын да әйтим. Шулай ук, игелек дәресләре, игелек көндәлеге, язгы игелек атналары уздыру турында да сүз барды. Татарстан халкына мөрәҗәгатьтә телгә алынганча, бүгенге көндә республикабызда Президентыбызның тормышка ашырылып килә торган утызга якын социаль программасы да Татарстаныбызны үстерүгә, халкыбызның тормыш муллыгын арттыруга юнәлдерелгән бит. Менә шуларны истә тотып һәм шул уртак максатка ирешү өчен, барыбыз бергә, уртак фикердәшләрнең дус бер командасы булып эшләргә, яшәргә тиешбез, - дип тәмамлады сүзен Тәгъзимә Әхәт кызы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев