Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Православие халкы иң олы бәйрәмнәренең берсе Качмануны билгели

Традиция буенча бу көннең төп йоласы – салкын суда коену. Түбән Кама шәһәре һәм районында моның өчен 9 урын билгелиләр. Елгада бәкеләрне Кама Аланы бистәсендә һәм Олы Аты авылында гына казыйлар. Шәһәр халкы Красный Ключтәге Изге Чишмәдә су коена ала.

Чиркәү вәкиле Изге Чишмәдәге суга хач сала, гыйбадәт укый. Бүген Качману йоласын үтәргә теләүчеләр шактый була.  Аеруча, ир-атлар. Быел шәһәр һәм районда барлыгы 9 коену  урыны әзерлиләр. Бәкеләрне Олы Аты авылында һәм Кама Аланы бистәсендә генә казыйлар. 

"Качману бәйрәме белән тәбриклибез христианнарны, православие халкын. Менә хәзер без алган су бик файдалы, без аны бөтен нәрсәгә дә кулланабыз, эчәбез, гөлләргә сибәбез, авырсак тәнгә сөртәбез", -  ди түбәнкамалы Ольга Хәсәнова

Чиркәү вәкилләре белдерүенчә, суны әле тагын бер атна дәвамында алырга була һәм аның саклану вакыты – 1 ел чамасы. Изге Чишмәдә коенырга теләүчеләрне төнгә кадәр көтәләр. Район буенча коену урыннары көндез генә эшли. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев