Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Өлешчә мобилизация: кемнәрне алалар?..

Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков РФ Президентының өлешчә мобилизация турындагы мөрәҗәгатенә кагылышлы берничә сорауга җавап бирде.

Хәрби комиссарның әйтүенә караганда, өлешчә мобилизация билгеле бер территориядә һәм билгеле бер категория хәрби бурычлылар өчен генә булачак. Нигездә, тиешле хәрби хәзерлеге һәм белгечлеге булган запастагы хәрбиләр чакырылачак.

Хәзерге вакытта эре предприятиеләрдә эшләүчеләр арасында «повестка»лар алучылар бар икән инде. Г.Ситдыйков әйтүенчә, хәзергә кырык кешегә «повестка»лар тапшырылган. Өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәт урыннарына беренче озату 24 нче сентябрьдә булачак.

Комиссариатта ун көнлек хәрби җыеннарга җибәрү буенча планлы эшләр болай да алып барылуы турында әйттеләр. Территориаль оборона бүлекчәләренең кораллы көчләрендә һәм хәрби техникада хәрби күнекмәләрне камилләштерү максатыннан, запаста торучы гражданнар, хәрби җыеннарга алынгач, мөһим дәүләт объектларын саклау һәм оборона мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәкләр.

Хәрби комиссар киләчәктә тагын 150 кеше чакырылачагы турында белдерде. Әлбәттә, өлешчә мобилизация вакытында запастагы кешеләргә, бигрәк тә беренчеләрдән хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле категориягә, яшәү урыннарыннан читкә чыгып китмәүләре сорала.

Хәбәрчеләр хәрби комиссариатта булган вакытта, бу көнне кулларына хәрби хезмәткә чакыру кәгазьләре алган берничә кешене очр атканнар. Алар – төрле яшьтәге ир-егетләр. Эш урыннарында чакыру кәгазе алгач, кайбер сорауларына ачыклык кертү өчен хәрби комиссариатка килгәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев