Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

НТР медиахолдингы хезмәткәрләрен Искечә Яңа ел белән котладылар

Безнең тамашачыбыз Сергей Шаров елдагыча Кыш бабай булып киенеп килеп коллективның кәефен күтәрде. Пенсионер быел Кар кызын да ияртеп килә. Бергәләп алар хәбәрчеләр, операторлар белән әйлән-бәйлән уйнадылар һәм бүләкләр белән алмаштылар.

Кыш бабай белән Кар кызы кочак-кочак бүләкләр тотып НТР медиахолдингына киләләр. Әкияти геройларның төп максаты - телевидение, газета хезмәткәрләренә бәйрәм кәефе бүләк итү. Кышкы геройларга һәркем шигырь әзерләгән. Кыш бабай ролендә НТРның тугры тамашачы Сергей Шаров, ә Кар кызы образында 8 нче кварталның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Фәридә Асянова. Безнең медиахолдинг хезмәткәрләрен ел саен шулай котлау, Сергей Васильевич өчен матур гадәткә керә. 

"Без бүген Сергей Васильевич белән сездә кунакта, ул безнең 8 нче кварталның иң актив кешесе. Без сезне яратабыз, сезнең эшегезне хөрмәт итәбез, шуңа да сезне Искечә Яңа ел белән котларга булдык", - ди 8 нче кварталның территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Фәридә Асянова.

Сергей Шаров беркайчан да буш кул белән йөрми, бу юлы ул үз куллары белән ясалган җимлек алып килгән. Чәй табыны артында Кыш бабай икенче елга да бәйрәм оештырырга вәгъдә итте. Кыш бабайның бүләгенә урын тиз табыла. Җимлекне медиахолдин ишегалдындагы агачка элеп куялар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев