Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

«НТР 24» медиахолдингы «Кыш Бабай бул!» хәйрия акциясе башлануы турында игълан итә

Яңа ел хыялларын чынга ашырырга ярдәм итик. “НТР-24” медиахолдингы шәһәрдәшләр ярдәме белән мохтаҗларга, ятим калган балаларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә чакыра. Быел әле исемлеккә мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре дә эләгә. Изге эшкә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, күчтәнәчләрне Химиклар проспекты адресы буенча урнашкан 64а йортына алып килергә кирәк.

Хәйрия акциясен, матур гадәт буенча, үзебездән башлыйбыз. “Кыш Бабай бул!” ролендә –  Яңалыклар хезмәте, “Туган як” редакциясе хәбәрчеләре. Әлеге уенчыклар балалар күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

“Туган як” газетасыннан балаларга уенчыклар әзерләдек. Кечкенәләргә – пазллар, укучыларга – “Кызыклы лаборатория” тупланмасы. Алар ярдәмендә үсмерләр катлаулы булмаган тәҗрибә ясый алачак”,  – “Туган як” газетасы хәбәрчесе Илһамия Гаффарова


“НТР 24” телекомпаниясендә урнаштырылган чыршы төбенә бүләкләрне башка хезмәткәрләр дә алып килә. Алардан – татлы күчтәнәчләр һәм матур теләкләр.

““Нижнекамская правда” газетасы әлеге акция чарасында ел да катнаша. Уенчыклар, татлы бүләкләр алдык. Сез дә безгә кушылыгыз”,  – 
“Нижнекамская правда” газетасы хәбәрчесе Ландыш Сәярова 

 
“Без дә әлеге акциягә үз өлешебезне кертергә булдык. Балаларга исәнлек-саулык, бәхет телибез. Хыяллар чынга ашсын”, дип теләкләре белән уртаклашты  “НТР-24” медиахолдингының баш хисапчы Гөлнар Шәйгалләмова 

НТР медиахолдингы “Кыш Бабай бул” хәйрия акциясе башлануы турында игълан итә. Конструкторлар, татлы ризыклар, уку кирәк-яраклары... Балаларны нәрсә белән сөендерергә телисез. Моны сез хәл итәсез. Акциянең максаты – Яңа елда беркем дә бәйрәмсез калмаска тиеш. Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәйрия чарасында түбәнкамалылар бик актив. Быел да мохтаҗларга бергәләп ярдәм кулы сузыйк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев