Туган як

Нәтиҗәләр ясалды

Түбән Камада ТАССР ның 100 еллыгына багышланган тантаналы сессия узды.

Сессиянең башлангыч өлеше беренче төзүчеләрне зурлауга багышланган иде. Түбән Кама төзелешенең активлыгы беренче елларда ук СССР да гына түгел, хәтта чит илләрдә дә соклану һәм кызыксыну уяткан.
– Шәһәребез бүген дә үсештә: ул Татарстанның мөһим сәнәгать һәм икътисадый объекты, биредә актив һәм тырыш кешеләр яши, – дип ассызыклады Түбән Кама мэры Айдар Метшин. Шәһәр һәм район ветераннарына ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билгеләр тапшырылды. Сессиядә шулай ук Түбән
Кама шәһәренең Мактаулы гражданнары исемнәрен дә игълан иттеләр. Быел бу дәрәҗәле исемгә Бөтендөнья татарлар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры һәм режиссеры Рөстәм Галиев лаек булды.
Бүләкләүдән соң депутатларның өченче чакырылышындагы биш еллык эшкә нәтиҗә ясадылар. Бу вакыт эчендә 36 республика һәм федераль программа тормышка ашырылган, 28 спорт мәйданчыгы төзелгән, мәдәният өлкәсендә күп кенә проектлар эшли башлаган һ.б. башкарылган. Айдар Метшин депутатларга рәхмәт белдереп, аларга Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Киләсе сессиягә депутатларның яңа составы җыелачак. Аларны түбәнкамалылар 13 сентябрьдә сайлаячаклар. 

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: