Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

«Нечкәбил» бәйгесе

Түбәнкамалы җиңүчеләр рәтендә. Гөлназ Куканос “Нечкәбил” республика конкурсында “Моңлы сандугач” номинациясенә лаек була.

Берсеннән-берсе чибәр, сәләтле, уңган-булган. Сәхнәдә - “Нечкәбил” республика бәйгесе финалистлары. Гөлназ Куканос Түбән Кама данын яклый. Тормыш иптәше зур ярдәм күрсәтә. Аларның мәхәббәт тарихлары үзенчәлекле. Владимир артист кызга бер күрүдә гашыйк була, икенче көнне үк кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Быел бергә гомер итүләренә - 18 ел. Өч кызлары бар.  

"Мондый дәрәҗәле конкурста беренче тапкыр катнашуым. Бигрәк тә гаиләм өчен дулкынландым. Алар минем өчен зур терәк булдылар. Тормыш иптәшемә, балаларыма, хезмәттәшләремә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Нәтиҗәләр белән мин бик канәгать калдым" - ди Гөлназ Куканос. 

Бәйге 18 нче тапкыр үткәрелә. Башта - зона этабы, аннан соң сайлап алу туры һәм ниһаять, финал. Соңгысында - бәхетле гаилә серен яхшы белгән 12 хатын-кыз көч сынашты. Конкурсантлар якыннары белән таныштыра, үзләренең гаилә кыйммәтләре белән уртаклаша, гореф-гадәтләрен турында сөйли. Һәр чыгыш - үзенчәлекле. 

Гөлназ Куканос “Нардуган” ансамбле артисты. Җырлый, күп кенә чаралар алып бара. Аның тавышы җюри әгъзаларын таң калдыра. Нәтиҗәдә, ул “Моңлы сандугач” номинациясенә лаек була. Төп бүләк – санаторийга юллама. Гаиләбез шундый зур бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган икән, димәк, без дөрес юлда, ди түбәнкамалы. Әйтергә кирәк, республика конкурсы Татарстан рәисе ярдәме белән тормышка ашырыла. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев