Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Көн вакыйгасы

Муса Җәлилнең тууына 120 ел: Түбән Камада каһарман шагыйрьне искә алдылар

Түбән Камада Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттеләр. Советлар Союзы Герое, татар халкының бөек улының тууына 120 ел тулды.

Муса Җәлилнең юбилеена багышланган шигъри митинг Лемаев мәйданында узды. Анда шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе вәкилләре, язучылар, мәктәп укучылары һәм башка күпсанлы кунаклар катнашты. Алар татар халкының бөек улын хөрмәтләп, аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм шагыйрьнең батырлыгын искә алдылар.

Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Батырлык юллары» муниципаль уку конкурсында җиңүчеләр, аның әсәрләрен укып, шагыйрьнең иҗатын тагын бер кат яңартырга һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә омтылдылар. Бу шигъри митингның максаты – яшь буынны Муса Җәлилнең әдәби мирасыннан рухландырып, аның батырлыгы белән горурланырга өйрәтү.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, шагыйрьнең юбилей елында шәһәрдә күпсанлы чаралар үткәреләчәк. Шуларның берсе – 26 февральгә билгеләнгән. Үткәрү урыны - Халыклар иҗаты йорты.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев