Туган як

Мәктәп ашханәсендә кем бушлай туклана?

Түбән Каманың күп балалы гаиләләре умарта күче кебек гөжләде. Сәбәбе – Түбән Кама шәһәре башкарма комитетының 8 фервале карары буенча, хәзер күп балалы гаиләләр үзләренең балалары мәктәптә бушлай туклану өчен мохтаҗ булуларын расларга тиеш. Моның өчен керемнәре хакында белешмәләр җыярга кирәк.

Бер уйласаң, нәрсәсе бар инде аның. Хәзер бит интернет заманы, озын-озак чиратларда утырып тилмерәсе юк. Белешмәләрне дә интернеттан гына аласың һәм социаль яклау идарәсенә җибәрәсең. Тик монда бер «тик» бар. Әгәр гаилә әгъзаларына бүленгән керем берничә тиенгә генә артык булса да, гаиләинде мохтаҗ саналмый.

Күп балалы гаиләләр куптарган гаугага башка түбәнкамалылар да кушылып китте. Социаль челтәрләрдә аларны яклап та, каршы килеп тә бик күп комментарийлар укырга була. Кайберләре: «Ничек инде күп балалы гаиләләр өлешенә керергә була» дип аларны якласа, икенчеләре «Үзегез өчен таптыгыз бит. Кем сезгә күп бала табарга кушкан?!.», «Кайбер күп балалы гаиләләр һич мохтаҗлар түгел. Алар шәп йортларда яши һәм «текә» машиналарда җилдерә» дип, ризасызлык белдерде.

Бу очракта мин шуны әйтер идем, ул бушлай туклануны гаиләдәге кеше башына исәпләнелгән керем буенча санасалар дөресрәк булмасмы икән? Әйтик, ялгызы гына бер бала үстерүче әни кешенең кереме күпкә аз булырга мөмкин бит. Ә ул баласының бушлай туклануына исәп тота алмый. Чөнки баласы бер генә. Әтисез калган балаларга 8 мең чамасы пенсия түләнелә. Ничек уйлыйсыз, алар мәктәптә бушлай тукланырга тиешме?

Әйдәгез, түбәнкамалыларның берничәсенең генә комментарийларын укып китик әле.

 

Марина Г.: "Ә ни өчен сезнең балаларны бушлай ашатырга тиеш? Сезнең балаларыгыз безнекеләрдән яхшыракмыни? Аларны үзегез өчен яки дәүләт өчен таптыгызмы? Алайса бар балаларны да бушлай ашатыгыз!"

 

Әлфия З.: "Мин ике баланы берүзем үстердем. Мәктәптә балаларымны бушлай ашата алмадым. Чөнки сыйныфыбызда миннән күпкә яхшырак яшәсә дә күп балалы гаилә балалары бушлай ашады.
Ә күп балалы гаиләләргә льготалар бар. Алар сабыйларын балалар
бакчасына чиратсыз бирәләр һәм бала бакчага йөри башлагач, ярты
гына бәя түлиләр, ипотека алганда шактый гына өстенлекле ташламалардан файдаланалар..."

 

Чынлыкта күп балалы гаиләләр өстенлекләргә ияме икән? Бу хакта мин аларның үзләреннән белештем.

 

Әминә Х.: "Мин күп балалы әни. Шуңа күрә балаларым мәктәптә
бушлай туклана. Мәктәп яшендәге балалар социаль юл йөрү билеты
белән җәмәгать транспортында бушлай йөри. Мәктәпкәчә яшьтәге
балаларыма дарулар алганда ташламалар бар. Коммуналь түләүләргә җылылык өчен субсидия алам. Өченче балам тугач, күп балалы гаиләләргә бирелгән мөмкинлектән файдаланып җир алдык."

 

Күп балалы гаиләләрнең Түбән Кама мәктәпләрендә түләүсез туклану мәсьәләсе буенча шәһәр администрациясенә мөрәҗәгатеннән соң, районның рәсми сайтында бу хакта аңлатма бирелде: 2003 елның 6 октябрендәге Федераль Законның 20 маддәсе нигезендә («Россиядә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында») җирле үзидарә органнары социаль ярдәм һәм социаль ярдәмнең өстәмә чараларын булдырырга хокуклы. Шуның нигезендә, Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты карары белән 2017 елның 25 июлендә «Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының мәгариф учреждениеләре студентлары өчен туклану турында» карар кабул ителде.

Чаралар, нигездә, аз керемле гаиләләргә яки авыр социаль хәлдә булганнарга ярдәм итүгә юнәлтелгән иде.

Моңа кадәр Түбән Камада, чыннан да, гаилә керемнәре дәрәҗәсен исәпкә алмыйча, ярдәм чаралары күрелә иде. Ә бу елның 1 апреленнән мохтаҗ гаиләләр социаль яклау органнарына ташламалар хокукын раслаучы барлык кирәкле документларны тапшырырга тиеш булалар. Шул исәптән, күп балалы гаиләләр дә Тынычлык проспекты, 60нчы йортта урнашкан Республика матди ярдәм үзәгенең 31 нче бүлегенә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тиешле документларны җыеп тапшырырга кирәк. Монысы дөресрәктер дә, бәлки, чыннан да, мохтаҗ булган гаиләләр дә керер.

 Бүгенге көндә шәһәр һәм район мәктәпләрендә күп балалы гаиләләрдән 1143 укучы белем ала (4 һәм аннан да күбрәк бала), шуларның 514е – башлангыч сыйныф укучылары, алар бер тапкыр бушлай туклана. Моннан тыш, гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәр укучыга көнгә 20,90 сум субсидия бирелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: