Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Министр сокланып карады

Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин чәршәмбе көнне Түбән Камага эш визиты белән килде. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында, министр район үзәк дәваханәсенең әле яңа гына ачылган 2нче поликлиникасын карады. Яңа поликлиниканың дәвалау кабинетларын кереп карагач, табиблар һәм пациентлар белән сөйләшкәч, Адель Вафин үзенең бик канәгать булуын...

Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин чәршәмбе көнне Түбән Камага эш визиты белән килде. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында, министр район үзәк дәваханәсенең әле яңа гына ачылган 2нче поликлиникасын карады.
Яңа поликлиниканың дәвалау кабинетларын кереп карагач, табиблар һәм пациентлар белән сөйләшкәч, Адель Вафин үзенең бик канәгать булуын әйтте. Аның әйтүенчә, Түбән Камада сәламәтлек саклау системасын үстерү һәм камилләштерү әле бу учреждение белән генә бетмәячәк, чөнки, мәсәлән, шәһәр балалар дәваханәсенә капиталь ремонт кирәк, кайбер башка биналар да ремонт сорый. Шул ук вакытта, яңа объектлар да төзү планлаштырыла. «Түбән Кама - үзенчәлекле шәһәр, биредә бик күп промышленность предприятиеләре тупланган, шуңа күрә, һөнәри авыруларны вакытында ачыклап, тиешенчә дәваларга кирәк», - диде сәламәтлек саклау министры. Ул муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшинга, сәламәтлек саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирүе өчен, рәхмәт белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев