Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

“Мичуринец» ширкәтендә зур чүп өеме барлыкка килгән

Кешеләр белдерүенчә, бу – бакчачыларның һәм Субай бистәсендә яшәүчеләрнең кул эше. Өстәвенә, сукбай этләр калдыкларны таратып бетергән. Әлеге күренеш күзләрне бер дә иркәләми. Чүп өемен кайчан җыештырачакларын безнең төшерү төркеме белеште.

Бакчачы Николай Гурьянов ачуын яшерә алмый. Биредә чүплек оясы булуын теләми. Үз күзләре белән күрмәсә дә, ир-атның шиге юк – калдыкларны "Мичуринец" бакчачылары гына түгел, Субай бистәсендә яшәүчеләр дә алып килеп ташлый. Болай да ямьсез күренешкә, хуҗасыз этләр дә үз өлешен кертә. Алар, азык эзләп чүпләрне тирә якка тараталар. Бакча ширкәтләре ассоциясе рәисе Илһам Булатов белдерүенчә, территориядән чүпне соңгы тапкыр ноябрь аенда чыгарганнар. Бункерны да махсус – кешеләр чүпне чокырга ташламасын өчен калдырганнар. 

"Иртәгә урынга безнең техника чыгачак, Белорусь тракторы белән территорияне тулысы белән чистартачакбыз", - ди Түбән Каманың бакча ширкәтләре ассоциациясе рәисе Илһам Булатов 

Илһам Булатов белдерүенчә, ширкәтләрдән чүпне чыгару бакча сезоны вакытында гына башкарыла. Тик аңа карамасатан, зар килгән очракта тракторлар кыш көне дә чүпне алып китә. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев