Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Җәмәгатьчелек фикеренә игътибар юнәлтеп

Мәскәүдә VII «Moscow Urban Forum 2017» урбанистик форумы бара. Ул быел бик зур масштабта үткәрелә, анда 40 илдән 400 спикер, эшлекле программада катнашучы 15 000 вәкил һәм 30 000 ирекле тыңлаучы катнаша. Форумда Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында Түбән Кама вәкилләре дә бар. Түбән Кама мэры Айдар...

Мәскәүдә VII «Moscow Urban Forum 2017» урбанистик форумы бара. Ул быел бик зур масштабта үткәрелә, анда 40 илдән 400 спикер, эшлекле программада катнашучы 15 000 вәкил һәм 30 000 ирекле тыңлаучы катнаша. Форумда Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация составында Түбән Кама вәкилләре дә бар. Түбән Кама мэры Айдар Метшин, анда чыгыш ясап, шәһәр үсешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашты.

Бу халыкара конгрессның максаты - дөньяның эре шәһәрләре булган Токио, Сеул, Нью-Йорк, Лондон, Пекин, Шанхай, Буэнос-Айрес үрнәгендә дөнья һәм Россия икътисадындагы агломерация процессларына анализ ясау. Биредә Россия һәм халыкара экспертлар эре шәһәрләр үсе-шендәге иң яхшы урбанистик мәсъәләләр буенча фикер алыша.

Форумда Түбән Кама мэры Айдар Метшин шәһәрнең яңа объектларын проектлаганда халык тәкъдимен исәпкә алу турындагы тәҗрибәсе белән уртаклашты: «Җәмәгатьчелек арасында фикер алышуларны белгечләр белән берлектә эзлекле алып барырга кирәк. Без халык белән киңәшләштек, дип, эшне уздырып җибәрү өчен генә түгел, белгечләр белән алдан ук әзерләнгән концепция булдыру зарур. Шул чакта гына кешеләр үз фикерләрен ачыктаначык җиткерәчәк. Без Түбән Камада әлеге юнәлештә проект семинарлары уздыра башладык. Алар барышында халык алдында чыгыш ясап, проектның эчтәлеге белән таныштырабыз, бергәләп фикер алышабыз. Бу эш әле башлангыч этапта гына, киләчәктә аны дәвам итәргә уйлыйбыз», - дип белдерде Айдар Метшин.

Халыкара конгресста катнашучылар шәһәрләрне алга таба үстерүдә җәмәгатьчелек фикеренә игътибар юнәлтү кирәклеген ассызыкладылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев