Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Медведев килеп китте

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев эшлекле визит белән Түбән Камага килеп китте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында, ил хөкүмәте җитәкчесе «ТАНЕКО» компаниясендә яңа производствоны - гидрокрекинг җайланмасын эшләтә башлау тантанасында катнашты. Олы кунак үзенең чыгышында бу вакыйганың ил икътисадын үстерү өчен...

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев эшлекле визит белән Түбән Камага килеп китте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында, ил хөкүмәте җитәкчесе «ТАНЕКО» компаниясендә яңа производствоны - гидрокрекинг җайланмасын эшләтә башлау тантанасында катнашты. Олы кунак үзенең чыгышында бу вакыйганың ил икътисадын үстерү өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызлыклады.
Дмитрий Медведевның «ТАНЕКО»га инде икенче килүе. Беренче мәртәбә ул биредә моннан дүрт ел элек - 2010 елның көзендә, «ТАНЕКО»ның беренче промышленность объектын - ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эшләтә башлаганда кунак булган иде.
Инде менә бу юлы килгәч, Премьер-министр Түбән Камада нефтехимия һәм нефть эшкәртү заводлары комплексының тиз үсүен күреп, канәгатьлек белдерде. Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»ны төзүче һәм биредә эшләүче бер төркем алдынгыларга хөкүмәт бүләкләре тапшырдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев