Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Марафон бәйрәмгә әйләнде

Узган якшәмбе «Түбән Кама Нефтехим» ААҖдә беренче продукция җитештерелүенең 50 еллыгына багышланган марафон узды. Анда 11 мең кеше катнашты: шуларның 6 меңе - йөгерүче, 5 меңе - тамашачы һәм җанатарлар иде. Tatar Run спорт хәрәкәте оештыручысы - «Яңа спорт» спорт проектларын тормышка ашыру үзәге директоры Вадим Янгиров. Чаралар республиканың җиде...

Узган якшәмбе «Түбән Кама Нефтехим» ААҖдә беренче продукция җитештерелүенең 50 еллыгына багышланган марафон узды. Анда 11 мең кеше катнашты: шуларның 6 меңе - йөгерүче, 5 меңе - тамашачы һәм җанатарлар иде.

Tatar Run спорт хәрәкәте оештыручысы - «Яңа спорт» спорт проектларын тормышка ашыру үзәге директоры Вадим Янгиров. Чаралар республиканың җиде урынында уза, шуларның берсе - Түбән Кама.

Чарада башта балалар көч сынашты, аннан «көчле ихтыярлы кешеләр» (сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чик-ләнгәннәр) ярышты, 1967 метрга күмәк, шулай ук 3, 10 һәм 21 километр дистанциягә йөгереш узды.

Марафонда катнашучыларның иң өлкәне - 86 яшьлек Анатолий Елагин. 1978 елда кардиосклероз диагнозы куелып, дәвалау курсын узганнан соң ул йөгерә башлый һәм бүгенге көнгә кадәр бер генә марафонны да калдырмый. Аның иң озын дистанциясе 42 километр тәшкил иткән. Моннан алда, Бөек Җиңү көне уңаеннан узган йөгерештә аңа иң өлкән катнашучы буларак сәгать бүләк иткәннәр. 58 яшьлек Фаяз Насыйбуллин да башка йөгерүчеләрдән калышмаска тырыша. Аның стажы - 18 ел инде. Tatar Run спорт хәрәкәте кысаларында ул инде Казанда һәм Иннополиста узган марафонда катнашкан.

Беренче булып стартка 150 бала чыкты. Алар арасында хәтта дүрт яшьлекләре дә бар иде. Рухи көч бирү өчен сәхнәгә Милли хоккей лигасы уенчысы Наил Якупов чакырылды. Ул балаларга уңышлар теләде. Әлеге дистанциядә беренчелекне 11 яшьлек Владислав Кашапов яулады. Әмма башкалар да бүләксез калмады: һәрберсенә медаль тапшырылды.

Алар өчен шулай ук спорт уеннары шәһәрчеге оештырылган иде.

Катнашучылар арасында 8 яшьлек Әмин һәм 4 яшьлек Алан Булатовлар бар иде. Кечкенә егетләр мондый ярышта беренче мәртәбә ярышсалар да, югалып калмадылар. Мондый чараларда алга таба да көчләрен сынап карарга теләкләре бар икән.

Балалардан соң стартка көчле ихтыярлы кешеләр дә чыкты. Алар арасында арбада утыручылар да, начар күрүчеләр дә, начар ишетүчеләр дә бар иде. Марафонның дәрәҗәле кунаклары арасында булган җиңел атлетика буенча Россиянең танылган спорт мастеры, Пекинда узган Олимпия уеннары чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова: «Сезнең батырлыгыгызга сокланам. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!»- диде.

Чыннан да, бу кешеләрнең тырышып-тырышып узышуларын караганда, аларның нык ихтыярлы булуларына инанасың. Үҗәтлекләреннән, тырышлыкларыннан, максатка омтылышларыннан үрнәк алырлык шәхесләр бит алар! Мисал өчен, арбада утыручы Эльвира Әскәрова әйтүенчә, марафон булачагын белгәч тә ул катнашырга карар кыла. Мондый чаралар көчне сынап карарга, шулай ук яңа кешеләр белән танышырга, аралашырга мөмкинлек бирә. «Әмма иң мөһиме - җиңү түгел, ә катнашу», - дип саный ул. Финишка килгән һәр кешегә шулай ук медаль тапшырылды. Гомумән, бу көнне һәр йөгерешчегә шешә белән су һәм бананнар таратылды. Озын дистанциягә чыгучылар өчен медицина ярдәме күрсәтү пунктлары да оештырылды. Катнашучыларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин теләкләрен җиткерделәр.

Сүз уңаеннан, марафонда катнашучылар арасында Россиядән генә түгел, Беларусь, Македония, Испания, Чехия һәм АКШ йөгерешчеләре дә бар иде. Чарага шулай ук «Нефтехимик» хоккей клубы да кушылды. Ак футболка кигән мәһабәт гәүдәле егетләр ерактан ук күренеп торды. Алар белән өч километр араны баш тренерлары Андрей Назаров та узды. Аннан хоккейчылар «Нефтехим Арена» боз сараена чираттагы тренировкага юнәлде. Шул ук дистанциядә Түбән Кама футболчылары, танылган чаңгычылар, көрәшчеләр һәм башка спорт төрләре вәкилләре йөгерде.

1967 метрда көчен 5 мең кеше сынап карады. Бу чара «Түбән Кама Нефтехим» ААҖдә беренче продукция җитештерелүенең 50 еллыгына багышланган. Йөгерештә шулай ук Айдар Метшин һәм Азат Бикмурзин да катнашты.

Финишка килеп җиткәч, шәһәр мэры тәэсирләре белән уртаклашып: «Түбәнкамалылар белән бер командада йөгерү әйбәт. Мин шәхсән футбол уйнарга яратам, фитнес белән шөгыльләнәм, велосипедта йөрим. Бүген әлеге марафонда 6 мең кешенең катнашуы - әһәмиятле вакыйга. Марафонда катнашучылар арасында төрле яшьтәге шәһәрдәшләр, Түбән Кама кунаклары, предприятиеләр, төрле оешмалар хезмәткәрләре, ветераннар бар. Мондый чаралар безгә кирәк. Түбән Кама марафонын ел саен уздыру нияте бар», - диде.

10 километр араны беренче булып казанлы Сергей Семёнов узды. Аның вакыты - 32 минут. Бүгенге көндә дөнья рекорды 26,44 минут тәшкил итә. 21 километр дистанциядә 1 сәгать 10 минут күрсәткече белән Пенза шәһәреннән махсус марафонда катнашыр өчен килгән Алексей Трошкин «алтын»га ия булды.

Марафон көндезге 13.00гә кадәр барды. Бу берничә сәгать катнашучылар өчен уңай тәэсирле истәлекле вакыйга булып калачактыр. Көн эссе булса да, кешеләрнең кәефе күтәренке булды, уен-көлке тынып тормады. Сүз уңаеннан, Түбән Камадан соң мондый йөгерешне Яр Чаллыда һәм Әлмәттә уздыру планлаштырыла.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА
Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев