Туган як

Җәлилне искә алдык

Советлар Союзы Герое, үзенең "Моабит дәфтәре" белән, фашистлар тоткынлыгындагы татарлар батырлыгын дөньяга таныткан Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан, шагыйрь туган көндә - 15 февральдә, Җәлил һәйкәле янында митинг уздырылды. Митингта Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, шулай ук, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, Г.Тукай исемендәге үзәк һәм Кол Гали...

Советлар Союзы Герое, үзенең "Моабит дәфтәре" белән, фашистлар тоткынлыгындагы татарлар батырлыгын дөньяга таныткан Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан, шагыйрь туган көндә - 15 февральдә, Җәлил һәйкәле янында митинг уздырылды.

Митингта Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге, шулай ук, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары, Г.Тукай исемендәге үзәк һәм Кол Гали исемендәге милли китапханәләрдә эшләүчеләр, Түбән Кама аксакаллар шурасындагылар, 1нче һәм 2нче гимназияләрдә укучылар һ.б. катнашты.

"Кама таңнары" әдәби берләшмәсеннән Фәтхулла Абдуллин Җәлилнең һәм көрәштәшләренең тормышы, иҗат юллары, әсирлектәге батырлыклары турында сөйләп, "Кичер, илем", "Катыйльгә" һ.б. шигырләреннән өзекләр укыды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе Рөстәм Ганиев һ.б. Герой шагыйрьнең мәңге онытылмас үлемсезлек үрнәге булуын ассызыклап үттеләр. "Кама таңнары"на йөрүче шагыйрьләр Рифкать Имаев, Фәнүзә Сабирова, Гөлчирә Ибатуллина, Рәфыйк Әхмәдиев, Нурулла Гаптуллин һ.б. үзләренең Муса Җәлилгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Минтинг "Илһам" һәм "Ләззәт" ансамбльләре җырчыларының чыгышы белән үрелеп барды.

Митингта азагында, җәлилчеләр каһарманлыгы белән горурлану билгесе итеп, һәйкәл итәгенә кып-кызыл канәфер чәчәкләре салдылар...

М.Җәлил туган көндә, аның һәйкәле янында ел саен уздырыла торган митингта һаман да шул бер үк оешма вәкилләре генә булуы күңелне тырный. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү мөһимлеге турында туктаусыз сөйлибез, ә эшкә килгәндә - юк. Җәлил туган көндә оештырыла торган шушы митингка шәһәрдәге барлык мәктәпләрнең укучыларын алып килеп булмыймы әллә?

Юк, һич тә, өстән кушылганга гына, сарык көтүедәй куып алып килү турында сүз алып бармыйм. Андый нәрсә әле берничә ел элек Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдәге парадта күренгәли иде: эленке-салынкы атлап баручы, адымнарына яраклаштырып сагыш күшәүче егетләр... Соңгы елларда андый вемсызлыкка чик куелды, чөнки Җиңү парадында катнашу хокукын яулау өчен мәктәпләр арасында әллә ничә ай дәвамында әзерлек эше алып барыла, сафта йөрү конкурсында җиңүчеләр сайлап алына.

Шуның шикелле үк, Җәлил һәйкәле янындагы митингта катнашу да зур дәрәҗә булырга тиеш. Ә аның өчен, иң элек, мәгариф идарәсе, мәктәп җитәкчеләре, аларның тәрбия эше буенча урынбасарлары, татар һәм рус әдәбияты укытучылары тарафыннан тиешле кызыксыну һәм шәхес тәрбияләүдә моның зарурлыгын аңлау таләп ителә. Шәһәребездәге мәдәният идарәсеннән дә вәкилләр булырга тиештер, ләбаса, бу чарада?! Битарафлыкны онытып, читтән генә күзәтеп тормасак иде.

Бүгенге балаларның ничек тәрбияләнүенә илебезнең киләчәге бәйле. Шуны онытмыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: