Туган як

Үлемсезлек юлы

Бөек Ватан сугышы беткәннән соң, инде 69 ел узса да, аның кайтавазы безнең гаиләдә һаман яңгырый. Чөнки минем ике бабаемның һәм ике әбиемнең әтиләре дәһшәтле сугыш кырында ятып калган. 1941 елның 22 июнендә безнең җиребезгә ерткычларча басып кереп, фашистлар башлаган сугыш турында мин әбиемнәр сөйләвеннән генә беләм. Шул хатирәләрнең берсе...

Бөек Ватан сугышы беткәннән соң, инде 69 ел узса да, аның кайтавазы безнең гаиләдә һаман яңгырый. Чөнки минем ике бабаемның һәм ике әбиемнең әтиләре дәһшәтле сугыш кырында ятып калган.
1941 елның 22 июнендә безнең җиребезгә ерткычларча басып кереп, фашистлар башлаган сугыш турында мин әбиемнәр сөйләвеннән генә беләм. Шул хатирәләрнең берсе - карт бабаем Хәкимхан Фәтхетдинов турында. Ул бабам минем күз алдыма, Бөек Ватан сугышы турында төшерелгән иске фильмнардагыча, солдат шинеленнән, пилоткадан килеп баса...
Хәкимхан бабамны, аягы аксак булу сәбәпле, сугыш башланганның беренче көннәрендә армиягә алмыйлар, колхоз рәисе итеп куялар. Ул күңелен бер дә төшерми, тылда калган хатын-кызлар белән колхоз эшенә җигелә. Шул ук вакытта, фронтка китү теләге белән, хәрби комиссариатка гына да дүрт мәртәбә бара. Һәм, ниһаять, 1942 елның сентябрендә фронтка алына. Авылдан чыгып киткәндә, бабай колхозда үзенә тугрылык белән хезмәт иткән атын җигә. Аны унынчы баласы белән көмәнле булган хатыны Гөлзифа озатып кала. Күңелләрне тетрәтерлек хәл: Хәкимхан бабайга - үзенең төпчек кызын, ә төпчеге Фәнзия апага газиз әтисен күрү насыйп булмый...
Сугышның дәһшәтле көннәре берсе артыннан берсе уза тора. Бабайдан сирәк кенә хатлар килә. Бу өчпочмак итеп бөкләнгән хатларында карт бабаем сугышка ничек керүләрен, нәрсә киюләре, нәрсә ашаулары һ.б. турында яза. Бабай, ерак туган җирдә калган хатынына ныклык бирергә теләп, үзенең хатларында җиңү булып яңгырарлык рәвештә яшәргә кирәклеге турында яза. Башкарган эшләрнең эзе мәңге калырлык булсын дип тә искәртә.
Минем бабай кыр кухнясын йөртә, ягъни солдатларны ашата. Ул солдатларга азык ташучы буларак, аты белән Эстониягә хәтле бара. Аңа Берлинга кадәр барып җитәргә насыйп булмый. Хакимхан бабай Тарту шәһәре янындагы сугыш кырында вафат була. Башта аны хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертәләр. Ләкин шул тирәдәге авыл халкы аны хөрмәтләп җирли, кесәсендәге документларында язылган мәгълүматны каберендәге һәйкәл ташына уя. Сугыш бетеп, бик күп еллар узганнан соң гына, минем әбиемнәр хәрби комиссариат аша эзләтеп, бу хакта беләләр...
Монысы яу кырында ятып калган бабаем - солдат Хәкимхан язмышы. Баш очларында бомбалар шартлап, снарядлар үлем ташып тормаса да, тылда калган әбиемнәргә дә һич тә җиңел булмаган. Алар сугыш чоры тормышының бөтен ачысын үз җилкәләрендә татыганнар.
Авыл халкының тормыш хәле бик авырлашса да, Бөек Ватан сугышындагы батыр көрәшчеләрне туендыру-киендерү тылдагы халык җилкәсенә төшә. Үзенә ничек кенә авыр булса да, авыл халкы фронттагы ир-егетләргә тагын да кыенрак икәнен аңлап, вакыт белән исәпләшмичә, көне-төне эшли. Авыл яшьләре авыр сугыш елларында халыкның авыр кайгы-хәсрәтен вакытлыча гына булса да тарату максаты белән, кичләрен концертлар, спектакльләр куялар. Ул елларда ясле бинасы клуб итеп үзгәртелгән була. Фронттагы хәлләр, дошман басып алган шәһәрләрдә һәм авылларда фашистларның совет кешеләрен җәзалаулары, башка ерткычлыклары турында да халыкка аңлаталар. Кешеләр канкойгыч сугышның бетүен түземсезлек белән көтә.
- Авылдашлар сугышка киткәч, бар булган атларны да фронтка алдылар. Эшләрдәй кеше калмады: бала-чага, карт-коры. Шулар белән, печән чаптык, молотилкада ашлык суктырдык. Ашарга юк, кияргә юк. Идарә члены идем. Колхозда тырышып эшләгән өчен, мине медаль белән бүләкләделәр. Шулай итеп, без дошманны җиңүгә үз өлешебезне керттек. Хәзер бар булганына сөенеп яшибез, - дип сөйләгән иде мәрхүмә карт әбием...
Әйе, сугыш елларында әби-бабайларыбыз бик күп авырлыклар кичергәннәр. Әле бүгенге көндә исән булганнарының кадерләрен белеп яшик. Үзләренең яшьлеге, хәтта гомерләре бәрабәренә илебезгә ирек яулаган ветераннарыбыз батырлыгын һәм тылдагы әбиләребез чыдамлыгын онытырга хакыбыз юк. Аларның гомере - үлемсезлек юлы...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: