Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

«Кыш бабай бул!» акциясе

НТР тылсымчысы Яңа ел күчтәнәчләрен өләшә башлады. Беренче тукталышы — Югары Чаллы интернат-мәктәбе.

Балалардан — шигырьләр, Кыш бабайдан — котлау сүзләре. Югары Чаллы интернат-мәктәбендә — бәйрәм мохите. Яңа елны каршы алырга дип малайлар һәм кызлар матур костюмнарын кигәннәр. Җыр-биюләр өйрәнгәннәр. Биредә физик мөмкинлекләре чикле балалар укый. Һәрберсенең — үз тарихы. НТР тылсымчысы аларны ел да котлый. Кочак-кочак күчтәнәчләр алып килә. Сабыйларның шатлыклы йөзләрен күрү — үзе бер бәхет, ди Югары Чаллы интернат-мәктәбе директоры. 

«Кыш бабай бул!» акциясе юбилеен билгели. Быел хәйрия чарасы 15 нче тапкыр үткәрелә. Изге эштә гади түбәнкамалылар гына түгел, оешма-предприятие хезмәткәрләре дә бик теләп катнаша. Безнең тылсымчыны башка сабыйлар да көтә. Тиздән әкияти герой балалар йорты, «Балкыш» приютына ишек шакыячак. Картлар йорты да игътибарсыз калмаячак. Әгәр сез дә хәйрия акциясендә катнашырга теләсәгез — рәхим итегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев