Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Кыргый этләрме, хуҗасызлармы?

Түбәнкамалыларны борчыган бер четерекле мәсьәлә – хуҗасыз этләр. Юк-юкта шәһәрнең төрле почмакларында күренгәләп, кешеләрне куркуга сала андый этләр. Аларны «кыргый» дип әйтергә дә тел әйләнми. Чөнки кыргый этләр шәһәрдә түгел, киң далада яшиләр, дип беләбез. Ә болары кайчандыр, кемдер кулга ияләштереп, кабат туйганнан соң, чыгарып ташланган этләр яки аларның токымы булса кирәк.

Корабельная урамында яшәүче бер түбәнкамалы социаль челтәрдә: «4 нче йорт янында хуҗасыз дүрт эт йөри. Бала коляскасы белән урамга йөрергә чыгарга да куркыныч. Көне-төне өрәләр, подъездга да керәләр. Шунда йомышларын үтиләр», – дип зарлана.
Кечкенә баласы белән урамга йөрергә чыгучы яшь әниләргә генә түгел, һәркемгә куркыныч алар. Чөнки, безнең шәһәрдә булмаса да, башка шәһәрләрдә йортсыз этләрнең кешеләргә ташлану очраклары ишетелгәли. Проблема бар икән, аны кайчанда булса бер чишәргә кирәк булачак. Бичара хайваннарны ату, агулау – проблемадан чыгу юлы түгел. Халыкта «эт-мәче каргышы төшә» дигән сыналган ышану бар бит.
Димәк, хуҗасыз этләр-песиләр өчен приют төзү кирәклеге көн проблемасына әйләнә. Дөрес, нечкә күңелле шәһәрдәшләребез бу эш белән шөгыльләнә. «БездомышиНК» фонды директоры Лилия Шәяхмәтовага шалтыратып, урам этләре турында аның фикерен дә сораштык. «Урамда йөрүче бу этләрнең 90 проценты хуҗалары тарафыннан ташланган» – дип, ул да минем шигемне раслады. Алар үзләре «Мичуринец» бакчачылык җәмгыятендә приют ачып, хуҗасыз этләрне тәрбиялиләр. Төп эшләреннән соң дүрт кыз килеп, этләргә ашарга пешерә, асларын җыя, су китерә. Приютта бүгенге көндә якынча 70 эт яши икән. Ул приютны оештыручылар теләсә-нинди ярдәмгә мохтаҗ. Әйтик, ризык, юрган, печән-салам һәрвакыт кирәк. Әгәр приютка бик ярдәм итәргә теләп тә, материаль мөмкинлекләре булмаганнар килеп, җыештырырга, су китерергә булыша алалар. Монысы да зур ярдәм булыр иде. Фонд җитәкчесе Лилия Шәяхмәтова (телефоны 89872818182) теләсә-нинди ярдәмне без сөенеп кабул итәбез ди.
Ә урам этләренә килгәндә, кешеләр үзләренең «дүрт аяклы дуслар»ын урамга чыгарып ташлаудан туктамаганда, аларның саны кимемәс.
Әле ярый этләр-мәчеләр хуҗаларына үч саклый белми. Юкса, аларны урамга чыгарып ташлаган бәндәләрнең, көннәре санаулы булыр иде.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев