Туган як

Кыенлыклар киртә түгел

Коронавирус пандемиясе башланганга менә инде ике ел була. Моңа инде күнегеп барабыз кебек... Хәер, моны «күнегү» дип тә булмый Кешеләр һаман авырый, вакытсыз китеп баралар... Вакцинация һәм «куар код»лар – безнең бүгенге чынбарлык. Тормыш медицинаны ныклыкка сыный, әмма, шуңа карамастан, сәламәтлек саклау тармагының үсеше дәвам итә.

Ашыгыч медицина үзәге төзи башладылар. Биредә авыруларга югары техноло-гияле, шул исәптән, кичектергесез ярдәм дә күрсәтеләчәк. Бу заманча җиһазлар урнаштырылган алты катлы бина булачак. Аны 2023 елда төзү планлаштырыла.
Ә менә онкологик авыруларга амбулатор ярдәме күрсәтү үзәге ачылды инде. Ул районның күптармаклы үзәк хастаханәсе базасында урнашкан. Хәзер онкология белән авыручылар-га бер хастаханәдән икенчесенә йөрергә туры килмәячәк. Алар ярдәмне шушында ук ала алалар. Көндезге стационар ачылды, анда пациентлар химия терапиясе алачак. Бу процедура госпитальгә салуны һәм тәүлек буе күзәтүне таләп итми.
Балалар хастаханәсенең беренче хирургия бүлегенә капиталь ремонт ясалды. Хәзер кечкенә пациентларны барлык уңайлыклары булган шартларда дәвалаячаклар.
Алты катлы әлеге корпуста операция һәм реанимация блокларын, ике хирургия, педиатрия, пульмонология, физиотерапия кабул итү бүлекләрен һәм травматология пунктын ремонтларга кирәк булачак.
Хакимияттә дә, сәнәгатьтә дә үзгәрешләр
Бу ел – хакимияттә дә үз-гәрешләр елы булды. Айдар Метшин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды. Шәһәр һәм районның яңа җитәкчесе итеп Рамил Муллин билгеләнде. Ел ахы-рында аның урынбасарлары арасында да үзгәрешләр булды. Анда энергияле яшьләр килде. Әлбәттә, алар Түбән Кама территориясен тагын да үстерү өчен бөтен көчләрен куярлар дигән ышаныч бар.
2021 ел «Түбән Кама нефть» җәмгыяте өчен дә яңа борылышлар елы булды. Хәзер бу предприятие – куәтле «Сибур» гигантының бер өлеше. Бу кушылуның социаль-икътисадый һәм экологик хәлне яхшыртуга йогынтысы зур булыр дип көтелә.
Түбән Камада икътисадый үсеш күзәтелә. Сәнәгать тармагында – шиннар җитештерү комплексы, энергетика, «Таиф-НК»ның барлык предприятиеләрендә дә алга китеш бар. Әйтик, быел гына да ТАНЕКОда берничә мөһим җайланманы – каталитик крекинг, водород, май җитештерү, газофракционлау, дизель ягулыгын каталитик изодепара-финизацияләү, шулай ук акрынайтылган кокслауның икенче җайланмасын эшләтеп җибәрделәр.
Яшь буын өчен
Түбән Кама – яшьләр шәһәре. Биредә үсеп килүче яшь буын өчен иң яхшы шартлар тудырыла. Хәзерге вакытта 31 нче микрорайонда «Адымнар» полилингваль комплексы тө-
зелеше бара. Бу – яңача белем бирү структурасының 2 мил-лиард сумнан артык бәяле принципиаль яңа проекты. Яңа мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән һәм ул 1 сентябрьдә ачылачак. Лицей һәм 34 нче микрорайонда балалар үсеше үзәге төзелеше тулы куәтендә бара. Бу шәһәрдә беренче инженер мәктәбе булачак. Аны киләсе уку елы башына тап-шырырга планлаштыралар. Киләчәгебез яңа технологияләргә бәйле. Булачак санлы технологияләр белән эшләүчеләрне Түбән Кама үзе үстерә. Талантлы программачылар Хакатон мәйданчыкларына җыелалар һәм шәһәрне яхшы якка үзгәртергә булышалар. Мәктәп укучыларының беренчел проекты гамәлгә ашырылды да инде. Бу әле башы гына. Ә алга таба безне санлы технологияләр өлкәсендә чын мәгънәсендә революция көтә.
Иң кечкенә түбәнкамалылар да игътибардан читтә калмый. Быел, мәсәлән, алар өчен башлангыч мәктәп-балалар бакчасы булдырылды. Аны Борок авылында ачтылар. Бу вакыйганы биредә озак көттеләр. Чөнки элек балалар Сухрау авылына яки Түбән Камага барып укыганнар. Бинада күпфункцияле үзәк тә эшли.
Спортта да сынатмадык
Түбән Кама – көчле рухлы кешеләр шәһәре. Моның шулай икәнен без көн саен барлык өлкәләрдә дә җитди нәтиҗәләргә ирешеп исбатлыйбыз. Ә спортта күпме җиңүләр! Түбән Кама армрестлерлары Бухарестта узган дөнья беренчелегендә җиңү яулады. Алар ике алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль яуладылар. Түбән Кама тарихында мондый хәл булганы юк иде әле. Ә «Нефтехимик» хоккей мәктәбендә тәрбияләнүче Михаил Сергачев Түбән Камага Стенли Кубогын алып кайтты. Мондый вакыйгалар белән һәр шәһәр дә мактана алмый.
Һөнәри һәм һәвәскәр спортка безнең шәһәрдә һәрвакыт урын бар. Түбән Камада быел экстрим парк төзи башладылар. Аның 70 миллион сумлык беренче чираты (скейтпарк, балалар һәм олылар памп-треклар) эшләтеп җибәрелде инде. Икенче этапта скейт-боула, эйр һәм воркаут зоналар төзү планлаштырыла. Аның төзелешенә 100 миллион сумнан артык акча тотылачак. Экстрим парк төзү «Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» Федераль программасын һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Түбән Камада мәрхәмәтлелек буенча да бик күп яхшы эшләр башкарыла. Кешеләр мохтаҗларга, хуҗасыз хайваннарга, өлкәннәргә, балаларга  ярдәм итә... Ярдәмчеллек, шәф-катьлелек һәм һәр мизгелдә ярдәм кулын сузарга әзер булу – бу түбәнкамалыларның үзенчәлекле сыйфаты. Юкка гына без үзиреклелек өлкәсендә республика буенча 12 номи-нациядә җиңү яуламадык.
Шәһәр юбилее һәм башка истәлекле вакыйгалар
Түбән Кама төзелүгә быел 55 ел тулды. Бәйрәмне ике тапкыр билгеләп үттеләр: онлайн форматта – НТР телеканалында биш сәгатьлек марафон һәм офлайн – комплекслы музей янында сыннар комплексы ачылды, шулай ук Кама яры буенда зур концерт үткәрделәр, ишегалларында урам бәйрәмнәре узды.
Быел башка истәлекле даталар да булды: балалар амбулатор-поликлиника хезмәте оешуга – 50 ел, бала тудыру йорты ачылуга – 45 ел, Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына да шулай ук 45 ел тулды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Надежда» интернат-мәктәбе оешуына 30 ел тулуны билгеләп үтте.
Безнең шәһәр халкы 50дән артык милләт вәкилләрен берләштерә. Алар башка халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм мәдәниятен хөрмәт итәләр, үз тамырларын да онытмыйлар, тату яшиләр! Үз халкының мәдәнияте кадерле булган һәркем өчен бу истәлекле ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы иде. Шагыйрьләр, артистлар, рәссамнар, журналистлар – һәркем халкыбызның мәдәни мирасы турында сүзнең һәм истәлекләрнең безгә ничек кадерле булуын аңласын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде.
Быел шатланырга сәбәпләр җитәрлек булды. Барысын да санап бетерерлек түгел. Мәсәлән, Түбән Кама, социаль-икътисадый үсешнең югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, илнең 10 моношәһәре унлыгына кертелде. Без Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында инвестиция эшчәнлеге буенча беренче урынны алдык. Төбәк телекомпанияләренең «Камский Бриз» беренче фестивале узды. Шәһәргә яңа автобус-лар кайта башлады – алар барлыгы 50 булачак. Өченче Экопарк та ачылды, анда һәрвакыт үзебезнең фермерлар җитештергән яңа продукция бар. Сәнәгать парклары үсә, анда инде 21 резидент бар. 19 катлы иң биек йорт һәм иң зур сәүдә үзәге – Рамус Молл төзелде. Гомумән, быел, чикләүләр булуга карамастан зур һәм матур чаралар үтте. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: