Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Квартирларыннан колак какканнар

Шәһәребездә торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур күләмдә бурычлары булган бер гаиләне яши торган квартирыннан тулай торактагы бер бүлмәгә күчерү турында суд карары кабул ителгән. Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәяләре арта бару, ул хезмәтләр өчен түләмәүчеләр санын да ишәйтте, билгеле. Хәзерге вакытта түбәнкамалыларның андый бурычлары 230 миллион сумнан артып киткән....

Шәһәребездә торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур күләмдә бурычлары булган бер гаиләне яши торган квартирыннан тулай торактагы бер бүлмәгә күчерү турында суд карары кабул ителгән.
Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәяләре арта бару, ул хезмәтләр өчен түләмәүчеләр санын да ишәйтте, билгеле. Хәзерге вакытта түбәнкамалыларның андый бурычлары 230 миллион сумнан артып киткән. Бу аз акча түгел. Бюджетка шул кадәр акча керсә, шәһәр күләмендә күпме эшләр башкарырга мөмкин булыр иде дә бит...
Кайбер кешеләр, төрле сәбәпләр табып, күп еллар дәвамында, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән читләшергә тырышалар. Андыйларга карата кисәтүләр дә, аңлату-агарту эшләре алып бару да файдасыз. Шулай булмаганда, уңайлыклар тудырылган шәһәр квартирында яшәп тә, коммуналь хезмәтләр өчен дистә еллар дәвамында бер тиен акча түләмәгәннәрне ничек аңларга?!
Яшьлек урамындагы 3а йортта яшәүче берәүнең бурычлары 107980 сумга (!) җиткән. Бер ел дәвамында гына бурыч ул кадәр җыелмый, әлбәттә. Квартир хуҗалары соңгы мәртәбә 2010 елның ноябрендә түләгән булганнар.
Бу кешеләргә, бурычларын түләмәгән очракта, квартирларыннан чыгару турында берничә мәртәбә кисәтү ясалуга карамастан, артык исләре китмәгән. Россия Торак кодексының 90нчы маддәсе нигезендә, әгәр квартирда яшәүче (наниматель) һәм аның гаилә әгъзалары, нигезле сәбәпләре булмаган көе, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен 6 айдан артык вакыт акча түләмиләр икән, аларны суд аша квартирларыннан чыгарып, социаль наемда килешү буенча билгеләнгән кечерәк мәйданлы тулай торак бүлмәсенә күчерергә мөмкиннәр. Әнә шуларны исәпкә алып, ДЕЗ (бердәм заказчы дирекциясе) зур күләмдә бурычлары булган әлеге торак хуҗаларын Төзүчеләр урамындагы 45нче йортка - тулай торак бүлмәсенә күчерүләрен сорап судка биргән булган.
Тик ул бурычлы кешеләр судка да килмәгәннәр, гомумән, судка чакыру телеграммасына кул куюдан баш тартканнар. Үзләре килмәсә дә, суд алардан башка гына үткәрелгән. Гаепләнүче яктан вәкил буларак чыккан адвокат, аларның мәнфәгатьләрен яклап, квартирдан тулай торакка күчергән очракта, кешеләрнең яшәү шартлары начар якка үзгәрә, бу аларның хокукларын кысу була, дип гаризаны канәгатьләндермәүләрен сорый. Тик суд, әлеге эш буенча материалларны өйрәнгәч һәм әлеге процесста катнашучы шаһитлары тыңлагач, бурычлыларны квартирларыннан чыгарып, тулай торакка күчерү турындагы гаризаны канәгатьләндерергә, дигән карар чыгарган.
Бурычлары күп җыелган әлеге кешеләр Яшьлек урамындагы бу квартирларында 1993 елның августыннан бирле яшәгәннәр. Шушы квартир буенча судка бирелгән лицевой счеттан күренгәнчә, 2003 елдан 2013 елга кадәр бу гаилә коммуналь хезмәтләр өчен нибары 12 мәртәбә түләгән. Соңгысы 2010 елның ноябрендә - 2000 сум кергән.
Судта шаһитларның чыгышларыннан күренгәнчә, бу квартирда яшәүчеләр кешеләр белән аралашмаганнар. Ишекләрен беркемгә дә ачмаганнар. Квартирларыннан кичләрен, караңгы төшкәч кенә чыга торган булганнар. Хатынны дворник итеп эшкә урнаштыру мөмкинлеге дә булган. Тик ул бер айдан артык эшләмәгән. 2013 елның 25 декабренә кадәр коммуналь хезмәтләргә түләү турында расписка язса да, акча түләнмәгән. Димәк, ул бурычны түли алмый гына түгел, эшләргә яратмый һәм үзенең матди хәлен яхшырту турында уйламый да инде.
Бурычларны түләмәгән очракта, квартирларыннан чыгару турында судка кадәр өч мәртәбә - узган елның 16 апрелендә, 22 сентябрендә һәм 10 октябрендә кисәтүләр җибәрелгән булган. Тик аларга карата да бернинди җавап та булмаган.
Судта эш ДЕЗ файдасына хәл ителгән. Зур күләмдә бурычлару булган әлеге торак хуҗаларын Төзүчеләр урамындагы 45нче йортта урнашкан тулай торак бүлмәсенә күчерәчәкләр. Алар яшәгән Яшьлек урамындагы 3нче йорттагы 3 кв.м.коридоры, 3 кв.м аерым туалеты, 6,1 кв.м кухнясы, 17,6 кв.м торак бүлмәсе булган квартирдан, бөтен этажга бер кухнясы һәм санузелы булган 13,9 кв.м мәйдандагы бүлмәгә күчү, чыннан да, кызыгырлык түгел. Торак мәйдан да 3,7 кв.м-га кимегән, яшәү шартлары да мактанырлык булмаячак. Тик, нихәл итмәк кирәк... Коммуналь түләүләр буенча күп бурычлары булганнарга моннан сабак алырга гына кала инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев