Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Котлап сине туган көнеңдә

​​​​​​​“Чана поезды” белән башланып киткән шәһәр ярты гасыр вакыт эчендә Татарстанның иң матур шәһәрләрнең берсенә әйләнде. 22 сентябрь көнне Түбән Кама үзенең 55 еллык юбилеен  билгеләп үтте.

“Чана поезды” белән башланып киткән шәһәр ярты гасыр вакыт эчендә Татарстанның иң матур шәһәрләрнең берсенә әйләнде. 22 сентябрь көнне Түбән Кама үзенең 55 еллык юбилеен  билгеләп үтте.

 Бәйрәмгә әзерлек чаралары берничә ай элек башланган иде. Шәһәрнең юбилеена альманах чыгару максатыннан берничә ижади конкурс игълан ителде: рәсем сәнгате өлкәсендә “Түбән Камам, сине яратам”, авторлык җырларыннан “Яраткан шәһәрем турында җырлар” һәм әдәбия әсәрләр арасында “Шәһәрем, сиңа багышлыйм”. Сишәмбе көнне беренче балалар сәнгать мәктәбендә шушы конкурста  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Ә Шәһәр туган көнендәге бәйрәм чаралары тантаналы митингтан һәм Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салудан башланды. Иртәнге сәгать унда комплекслы музей каршында “Без шәһәр булачагына ышандык” дип аталган сыннар композициясе ачылды. Композиция тугыз сыннан тора. Алар бронзадан коелган һәм һәрберсе өч центнер тирәсе авырлыкта.
Композицияне Татарстан башкаласындагы яшь скульптор Артур Давыдов иҗат иткән.

Шулай ук Түбән Каманың быел тәкъдим ителгән Мактаулы гражданнарына таныклыклар тапшырылды. Югары һөнәри осталыклары һәм вазыйфаларын намуслы башкарганнары өчен 73 түбәнкамалыга төрле дәрәҗәдә дәүләт бүләкләре бирелде. Алар арасында шәһәр һәм район җитәкчеләре, шулай ук оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, машина йөртүчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм педагоглар бар.

Бәйрәм чараларының тагын берсе: Халык иҗаты йортында Татарстан фотографлары берлеге рәисе Рамил Гали белән иҗади очрашу булды һәм Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган фотокүргәзмә ачылды. Бу фотопроект уникаль рәсемнәрдән тора, аларның һәркайсы республика һәм Түбән Кама тарихын чагылдыра. Күргәзмә ай дәвамында эшләячәк.

Бәйрәм тантанасы Кама яр буенда концерт программасы белән дәвам итте. Анда шәһәребезнең иҗат коллективлары һәм башкаладан килгән артистлар чыгыш ясады. Юбилейга багышланган чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев