Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Көн яңалыгы

Дүшәмбедән Түбән Камада җылылык бирү сезоны ачылды. Тик әлегә балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә генә җылылык биреләчәк. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Санков «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр итте. Ә торак йортларга җылы бирү урамда һава температурасы биш тәүлек дәвамында сигез градустан түбән булганда, һәм 1 ок-тябрьдән дә соңга калмый биреләчәк. Бу якынча 20 сентябрьдән соң гына булыр дип фаразлана.

Дүшәмбедән Түбән Камада җылылык бирү сезоны ачылды. Тик әлегә балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә генә җылылык биреләчәк.
Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Санков «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр итте. Ә торак йортларга җы-лы бирү урамда һава температурасы биш тәүлек дәвамында сигез градустан түбән булганда, һәм 1 ок-тябрьдән дә соңга калмый биреләчәк. Бу якынча 20 сентябрьдән соң гына булыр дип фаразлана.

Ел саен үткәрелә торган «Милләтләр кроссы» кысаларында быел да 18 сентябрьдә массакүләм йөгереш узачак.
Бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин хәбәр итте. Быел кросс «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы янында уздырылачак. Әлеге чарада профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә, предприятие вәкилләре, ветераннар, мәктәп укучылары, студентлар – теләгән һәркем катнаша ала.

«Түбән Кама Нефтехим»ның этилен заводы капиталь ремонтка тукталды.
Шуңа күрә, 16-20 сентябрь көннәрендә факел төтен чыгарып янарга мөмкин. Бу түбәнкамалыларның сәламәтлеге һәм әйләнә-тирәлек өчен куркыныч тудырмаячак, дип ышандырдылар. Белгечләр, җил юнәлешен исәпкә алып, Түбән Камада һава сыйфатын тикшереп торачак.

22 сентябрьдән Халык иҗаты йортында (Лемаев мәйданы, 14) шәһәрнең 55 еллыгына багышланган «Татарстан һәм татарстанлылар. Түбән Кама шәһәре» дип аталган фотолар күргәзмәсе ачылачак.
Ай дәвамында эшләячәк күргәзмәдә Түбән Камага багышланган модуль тәкъдим ителәчәк. Шулай ук фотоларда шәһәрләр һәм заводлар төзүче, уңыш җыючы Татарстан халкы да сурәтләнгән. Күргәзмәдә шулай ук Владислав Журба, Роберт Талипов һәм башкаларның эшләрен күрергә мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X