Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Киң күңелле блогер

Түбән Кама блогеры фатирында бәрән һәм чеби асрый. Альбина Исмаева аларны үлемнән коткарып, аякка бастыра.

Моннан бер ай элек төшерелгән кадрлар. Альбина Исмаева яңа гына туган бәрәнне үз канаты астына ала. Аның өчен әни була. Йорт хайванын авылдан шәһәр фатирына алып килә. Дәвалый, шешәдән ашата, тәрбияли. 

“Безгә кунакка әти килгән иде. Авылда бәрән туган. Әнисе ашатмый, имезми, дип сөйләде. Мин озак уйламыйча, бәрәнне алып кайттым. Күбесе - үлә, озак тора алмас дип әйтте, тик үзегез күреп торасыз, актив һәм сәламәт булып үсә" - ди блогер. 

Бәрәнгә Айлы дип исем кушканнар. Ул ничек үсә? Нәрсә ашый? Танылган блогер барысын да социаль челтәрләрдә күрсәтеп бара. Видеолары бик күп. Менә ул фатир буйлап әнисе артыннан памперста йөри, аның белән бергә ятып тора. Елмая да белә.  

Исмаевлар гаиләсендә чеби дә яши. Аңа дүрт ай. Альбина аны да аякка бастыра. Кошчыкның үз өе бар. Анда барлык шартлар да тудырылган. Кояш исемле попугай белән бик дуслар. 

“Бик акыллы алар. Тыныч. Күршеләр аларны яраталар. Беркемгә дә комачауламыйлар" - ди Альбина Исмаева.

Әни дә, коткаручы да, якын дус та – йорт хайваннары түбәнкамалыны шулай күрәләр. Март аенда Альбина Исмаева чеби белән бәрәнне кире авылга кайтарачак, хәлләрен белешеп торачакмын, чөнки аларны үз балаларым кебек якын күрәм, ди танылган блогер. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев