Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Кичә, бүген, иртәгә

Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары кисешкән чатта "кольцо" ясый башладылар. Бу урында я светофор кую, я юл хәрәкәтен көйләүче "боҗра" төзү кирәклеге турында күптәннән сүз барды. Төзүчеләр һәм Тынычлык урамнары көннән-көн үсә, яңа йортлар тапшырыла. Күптән түгел генә Тынычлык урамының дәвамына берничә автобус маршруты да үзгәртелде. Хәзер эте дә, бете дә...

Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнары кисешкән чатта "кольцо" ясый башладылар.

Бу урында я светофор кую, я юл хәрәкәтен көйләүче "боҗра" төзү кирәклеге турында күптәннән сүз барды. Төзүчеләр һәм Тынычлык урамнары көннән-көн үсә, яңа йортлар тапшырыла. Күптән түгел генә Тынычлык урамының дәвамына берничә автобус маршруты да үзгәртелде. Хәзер эте дә, бете дә рульдә булганын да өстәсәк, бу урамнардагы машиналар хәрәкәтен чамаларга була. "Боҗра" ясаганда юл хәрәкәте өлешчә генә туктатылачак. Шуңа күрә ГАИ хезмәткәрләре җәяүлеләрне дә, рульдәгеләрне дә аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Ноябрь башында Россия халкын тагын бер каникул көтә, ә Татарстанда ул әле бер көнгә озынрак та була.

Россия түрәләре халыкның чын бәйрәме булган 7 ноябрьне бетереп, аның урынына керткән "Халыклар бердәмлеге көне" дигән ясалма "бәйрәм" (4 ноябрь) быел сишәмбегә туры килә. 3 ноябрь - шулай ук, ял көне (хәтерләсәгез, 24 февральдә булырга тиешле ялны 3 ноябрьгә күчергәннәр иде). Ә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы көне, монысы Татарстанның үзенеке генә булган ял, шуңа күрә, эш һәм ял көннәрен күчерү дигән нәрсә юк. Нәтиҗәдә, бөтен Россия белән бергә рәттән дүрт көн - 1, 2 , 3, 4 ноябрьдә ял иткәннән соң, бер генә көн (5 ноябрь) эшкә чыгабыз да, 6 ноябрьдә тагын ял итәбез, дигән сүз. Аннан соң бер көн - 7 ноябрьдә эшләгәч, тагын ял көннәре җитә...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев