Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Хыялларын җимергән

Кешеләрдән акча «кысу»ның нинди юлларын гына уйлап тапмыйлар. Гадәти булмаган алдау очрагы гыйнвар аенда теркәлгән. Бер хатын улын Мәскәү шәһәрендәге «Локомотив» футбол клубына кертәм дип, билгесез иргә 24350 сумын күчергән.

Аңа ВКонтакте социаль челтәрендә бер ир язып, үзен «Михаил Засыпкин» дип таныштырган һәм малаен Мәскәүнең атаклы футбол командасына күчерүдә ярдәмен тәкъдим иткән. Гаилә чыннан да киләчәктә улларын футбол академиясенә бирмәкче булган, әмма ил башкаласы турында хыялланмаган да. Башта ана иргә 1300 сумны малайга «медицина тикшерүе» уздыру өчен түләгән, аннары махсус кием, академиядә туклану һәм яшәү өчен бер-бер артлы 21950 сум күчергән. «Михаил Засыпкин» гаиләне, уллары белән танышу йөзеннән, Мәскәүгә чакырган, адресын да язып җибәргән.
Баргач, гаиләне беркем каршы алмаган, ә академиядә малайлар өчен караулар оештырылмавы турында хәбәр иткәннәр. «Засыпкин»га күпме шалтыратсалар да, трубканы алмаган. Ә берничә көннән үзе шалтыратып: «Ник тиз арада кайтып киттегез?» – дип сораган. Акчасын кайтарырга вәгъдә биреп, расписка язган. Тик кайтармаган, ә зыян күрүчеләрне «кара исемлек»кә керткән.

Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.
Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X