Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Хөрмәтле педагоглар, кадерле укучылар, студентлар һәм ата-аналар!

Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!

1 сентябрь - һәр кешегә үзенчә якын бәйрәм.
Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ул дуслары һәм яраткан укытучылары белән очрашу, кызыклы ачышлар һәм тәэсирләр белән тулы, ә өлкәннәр өчен бәхетле балачак һәм яшьлек еллары, сабакташлар турында иң җылы хатирәләр белән бәйле.
Белем көне - әле беренче генә тапкыр мәктәп эскәмияләренә утыручылар өчен аеруча дулкынландыргыч һәм көтеп алынган бәйрәм. Быел Түбән Камада дүрт меңнән артык бала тәүге мәртәбә мәктәп бусагасыннан атлап керә. Безнең иң яшь түбәнкамалыларга тормыш юлларында зирәк һәм ярдәмчел педагоглар туры килүен, мәктәптә чын һәм тугры дуслар табуларын телим.
Узган уку елы безнең мәгариф системасы өчен ныклыкка сынау булды. Яңа уку елы безнең барыбыз өчен дә яңа казанышлар, җиңүләр һәм табышлар чоры булыр дип ышанам!
Бүгенге укучыларыбыз һәм студентларыбыз, үз киләчәгегез генә түгел, Түбән Кама муниципаль районы, республикабызның алдагы үсеше дә нәкъ менә сездән тора, шуңа күрә укуның һәр көнендә тырышып, бирелеп, өзлексез рәвештә белем алуыгыз бик мөһим, чөнки белемнән башка алга китү мөмкин түгел.
Хөрмәтле педагогларыбызга, барлык мәгариф системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына яшь буын түбәнкамалылар мәнфәгатьләрендә фидакарь хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм!
Яңа уку елы укучыларга тирән белемнәр, кызыклы ачышлар, иҗат шатлыгы алып килсен. Педагогларга - һөнәри үсеш, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, ә ата-аналарга үз балаларының уңышларына горурланырлык сәбәпләр телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев