Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Хокукы булмаса да

Сүбәләк юлында автобус әйләнеп капланып, агачка бәрелгән. Авария кичке сәгать дүртләр тулып узгач була.

«ТАИФ-НК» предприятиесенең микроавтобусында бу вакытта 10 кеше булган, шуларның берсе авыр хәлдә. Ике кеше әлегә хастаханәдә ята. Калганнары җиңелчә җәрәхәтләнгәннәр. Беренчел фараз буенча, микроавтобус алдына кинәт кенә «Рено» автомобиле кергәч, машиналар бәрелешә. Шаһитлар «Рено» йөртүчесеннән хәмер исе килгәнлеге турында хәбәр итәләр.
Һәлакәт урынына шәһәрнең барлык коткару хезмәтләре килеп җиткән. ЮХИДИ инспекторлары, җиңел автомобиль йөртүченең исерек булуын раслаганнар. Өстәвенә, берничә ай элек машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Хәзерге вакытта аңа карата җинаять эше ачуга документлар әзерләнә.


Шул ук Сүбәләк юлына өч кабан дуңгызы йөгереп чыккан.
Бер автомобильгә урнаштырган видеорегистратор язмасыннан күренгәнчә, җәнлекләр һич көтмәгәндә пәйда булган. Моны күреп өлгергән машина йөртүчеләр тизлекне киметеп узганнар. Әмма урманчылар, әйтүенчә, мондый очраклар еш була. Шуңа күрә, алар машина йөртүчеләрнең бигрәк тә урман аша узганда игътибарлы булуларын сорыйлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X