Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Көчебез – бердәмлектә

Халыклар бердәмлеге көнендә Түбән Кама җирлегендә яшәүче төрле милли җәмгыятьләр вәкилләре Халык иҗаты йортына бәйрәмгә җыелды. Фойега килеп керүгә, тамашачыны, үзенә күрә бер күңелле концерт каршы алды. «Талир тәңкә» ансамбленең җырлары, башкортларның биюләре һ.б. күңелләрдә бәйрәм рухы уятты. Зур зәвык белән оештырылган күргәзмәләр исә шәһәребездәге төрле милли җәмгыятьләрнең мәдәнияте, эшчәнлеге...

Халыклар бердәмлеге көнендә Түбән Кама җирлегендә яшәүче төрле милли җәмгыятьләр вәкилләре Халык иҗаты йортына бәйрәмгә җыелды.

Фойега килеп керүгә, тамашачыны, үзенә күрә бер күңелле концерт каршы алды. «Талир тәңкә» ансамбленең җырлары, башкортларның биюләре һ.б. күңелләрдә бәйрәм рухы уятты. Зур зәвык белән оештырылган күргәзмәләр исә шәһәребездәге төрле милли җәмгыятьләрнең мәдәнияте, эшчәнлеге белән таныштырды...

Түбән Кама муниципаль районы баш- лыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин бәйрәм сәхнәсендә, халык каршында ясаган чыгышында узган гасырның алтмышынчы елларында утызлап милләт вәкиле килеп, бердәм рәвештә шәһәребезгә нигез салуын телгә алды һәм беренче төзүчеләргә рәхмәтен белдерде... Бүгенге көндә биредә унбер милли-мәдәни җәмгыять эшләвен, тиздән алар сафына удмуртларның һәм белорусларның өстәләчәген дә әйтте.

Шәһәребездәге Халыклар дуслыгы йортының Түбән Камада яшәүче барлык милләтләрне бергә туплый торган дуслык, бердәмлек йорты булырга тиешлеген искәртте. Айдар Метшин төрле милләтләрнең бердәмлеген ныгытудагы хезмәтләре өчен, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Васил Хафизовка, әзербайҗан милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Алиаббас Алиевка һәм әрмән милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Гурген Манукянга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шуннан соң бәйрәм сәхнәсендә, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән, зур концерт башланды. Украин, керәшен, әзербайҗан, башкорт, таҗик, чуваш, үзбәк, әрмән, җәмгы ятьләренең һәм үз татарыбызның җыр-биюләрен тамашачы алкышларга күмде. Ә инде 77нче һәм 93нче бакчаларга йөрүче нәниләрнең чыгышлары һәркемдә елмаю һәм соклану уятты.

Фирзия БАТТАЛОВА

Фотоларда: бәйрәм мизгелләре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев