Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Камилә – 1000нче бала

Түбән Кама ЗАГСында узган атнада быел туган 1000нче аланы теркәү тантанасы булып узды. Бу сан узган елның шул вакыты белән чагыштырганда күпкә артык. Меңенче номерлы туу турында таныклык 10 мартта туган Борһанова Камилә Илгиз кызына бирелде. Гаиләдә әле кечкенә Камиләнең 5 яшьлек абыйсы Кәрим дә үсә. Әтиләре Илгиз һәм әниләре...

Түбән Кама ЗАГСында узган атнада быел туган 1000нче аланы теркәү тантанасы булып узды. Бу сан узган елның шул вакыты белән чагыштырганда күпкә артык.
Меңенче номерлы туу турында таныклык 10 мартта туган Борһанова Камилә Илгиз кызына бирелде.
Гаиләдә әле кечкенә Камиләнең 5 яшьлек абыйсы Кәрим дә үсә. Әтиләре Илгиз һәм әниләре Алсу икесе дә шәһәребезнең "Камаглавстрой" предприятиесендә эшлиләр. Гаиләдә киләчәктә Кәрим белән Камиләгә тагын энекәш яки сеңелкәш тә булырга мөмкин.
ЗАГС идарәсенә меңенче баланы котларга килгән Түбән Кама пенсия фонды бүлеге хезмәткәре Алсуга "ана капиталы"на һәм "Балалар дөньясы" кибетенә сертификат тапшырды. "Ана капиталы" бүгенге көндә 409 мең сум тәшкил итә. Яшь ата-ана әлеге акчаны нинди максатларда тотарга кирәклеген сөйләшмәгәннәр. Сабыйны әби-бабайлары һәм ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре дә котлап, бәхетле балачак, тигез, тату гаиләдә үсүен теләделәр.
2012 елда Түбән Кама муниципаль районында 4110 бала туган. Быел 10 мартка ук инде меңнән артык бала тууын исәпкә алсак, узган елгы рекордлы санны уздыру мөмкинлеге дә бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев