Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

«Кама таңнары»на – 55 ел

Шушы чор эчендә берләшмәдә 200дән артык иҗат кешесе каләм тибрәткән, 200гә якын китап нәшер ителгән, «Кама таңнары» альманахлары дөнья күргән.

«Кама таңнары» оешуга 55 ел тулды. Шушы чор эчендә берләшмәдә 200дән артык иҗат кешесе каләм тибрәткән, 200гә якын китап нәшер ителгән, «Кама таңнары» альманахлары дөнья күргән. Олуг юбилейларын язучылар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичә кысаларында билгеләп үтәләр. Очрашуга каләм әһелләре, сәнгать коллективлары, әдәби берләшмәнең элеккеге һәм бүгенге әгъзалары чакырыла.

Рахмай Хисмәтуллин, Хатыйп Касыймов, Илдар Хәйруллин.... 55 ел эчендә "Кама таңнары«нда 200дән артык иҗат әһәле каләм тибрәткән. 200 дән артык кеше Язучылар союзы әгъзасы дәрәҗәсенә үскән. Тукай премиясе лауреатлары да бар. 

«Кама таңнары» оешуга 55 ел тулуын язучылар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичә кысаларында билгеләп үтәләр. Әйтергә кирәк, әдәби берләшмә «Ләззәт» һәм «Илһам» ансамбльләре белән һәрчак иҗади дуслыкта яшәгәннәр. Флүр Гайнемөхәммәтов, Илһам Хисмәтуллин күп кенә шагыйрьләребезнең шигырьләренә көйләр язган, һәм бу күркәм гадәт бүген дә дәвам итә.

Озак еллар «Кама таңнарын» Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла Абдуллин җитәкли. Хәзер әлеге җаваплы эшне шагыйрә Рәсимә Нәбиуллина алып бара. Түбән Кама әдәби берләшмәнең даны республика күләмендә дә танылган. 

Юбилей кичәсендә иҗат әһелләре тамашачыны әсәрләре белән сөендерделәр. Алар иҗат иткән шигырьләргә язылган җырлар яңгырады. Шигърият бәйрәменә каләм әһелләре, сәнгать коллективлары, әдәби берләшмәнең элеккеге һәм бүгенге әгъзалары чакырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев