Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Кама Аланында мохтаҗларга ярдәм итәләр

Кама Аланы бистәсендә мохтаҗларга кайнар ризык тарату пункты ачылды. Ул мәчет территориясендә урнашкан. Анда авыр тормыш хәлендә калган һәркем мөрәҗәгать итә ала.

Ярма, он, токмач, май.... Волонтерлар азык-төлекне тартмаларга тутыра. Берничә сәгатьтән күчтәнәчләр Кама Аланы бистәсендә булачак.  Биредә кайнар ризык тарату пункты ачылды. Салих Хәзрәт Ибраһимов шундый куанычлы хәбәр белән уртаклашты.

"Аллаһның рәхмәте безнең тагын бер кайнар ризык белән тәэмин итү нокта ачылды. Ул Кама Аланы бистәсендә урнашкан. Мохтаҗлар монда килә ала. Без аермыйбыз, мөселманмы ул, православие динен тотучымы. Төрле диндәге кешеләр килә ала", - ди Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов. 

Мохтаҗларга кайнар аш тарату пункты мәчет территориясендә ачыла. Ризыкны шунда ук пешерәләр. Мәхәллә имамы Габделкәрим хәзрәт Яруллин сөйләвенчә, хәзер алар карамагында 70ләп кеше. Инвалидлар, өлкәннәр һәм үзәккә үзләре бара алмаган кешеләргә ризыкны волонтерлар тарата.  Азык-төлек капкачлы махсус савытларга салына. Алар җылыны озак саклый. Барып җиткәнче төшке аш суынырга өлгерми. 

Бүген – дөгеле аша, ит белән токмач, ипи, җомга менюга  – җиләк – җимеш тә кертелгән. Киләчәктә мохтаҗларга башка социаль сораулар белән дә ярдәм итәчәкләр. Чөнки үрнәк алырдай мисаллар бар. Шундый ук пункт Түбән Камада өч ел элек эшли башлаган иде. “Ихлас” үзәге Салих хәзрәт Ибраһимов башлангычы белән ачылды. Волонтерлар эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев