Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Кадетлар янында

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Түбән Камада булып киттеләр. Әлеге визитның максаты - шәһәребездәге кадетлар корпусының реконструкцияләнә торган бинасын карау иде. Түбән Камада кадетлар мәктәп-интернаты оештырылуга тиздән 10 ел тулачак. Ул 2004 елда Төзүчеләр поселогында ачылган иде, 2008 елдан хәзерге...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Түбән Камада булып киттеләр. Әлеге визитның максаты - шәһәребездәге кадетлар корпусының реконструкцияләнә торган бинасын карау иде.
Түбән Камада кадетлар мәктәп-интернаты оештырылуга тиздән 10 ел тулачак. Ул 2004 елда Төзүчеләр поселогында ачылган иде, 2008 елдан хәзерге бинасына күчте. Ә шушы елның 1 гыйнварыннан бу уку йортының исеме "Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы" дип үзгәртелде, ягъни, статусы күтәрелде дигән сүз. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Михаил Бабич тәкъдиме белән, Идел буе федераль округында, Түбән Камадан башка тагын шундый ук өч кадетлар корпусы ачылган - Башкортстанда, Пермь өлкәсендә һәм Удмуртиядә.
Шәһәребезнең Химиклар урамында урнашкан кадетлар корпусы бинасына узган көздә капиталь ремонт эшләре башланган иде. Төзелешнең подрядчысы - "Камгэсэнергострой" һәм субподрядчысы "Отделстрой-К" оешмасы. Биредә гомуми 157 миллион сумлык ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш. Хәзерге вакытта ул графикта билгеләнгәнчә бара, капиталь төзекләндерүгә 24,2 миллион сум акча тотылган инде (бу планлаштырылганның 15,4 проценты).
Кадетлар корпусы начальнигы Айгөл Таипова кунакларга уку йортының бүлмәләрен күрсәтте, башкарыла торган ремонт эшләренең барышы белән таныштырды, коллективның киләчәккә планнары турында сөйләде.
Уку корпусы өч катлы бинада икән. Аның беренче катында уку бүлмәләре, спорт һәм көрәш залы, ашханә, медицина блогы урнашкан. Ә икенче катта класслар һәм административ кабинетлар, актлар залы, уку залы белән китапханә, музей оештыру планлаштырыла. Өченче катта, шулай ук, уку бүлмәләре һәм музыка-эстетика юнәлешендәге кабинетлар эшләячәк.
Йокы корпусы ике катны били. Беренче катында 13 йокы бүлмәсе, тренажерлар залы, вестибюль, технология кабинеты. Икенче катта гомуми мәйданы 644 кв.м 23 йокы бүлмәсе. Һәр бүлмәдә 7 кадет яшәячәк. Шулай итеп, беренче катта - 91, икенче катта 161 кадетка урын булачак. Ике катның һәрберсендә дә укучыларның үзлектән шөгыльләнү бүлмәләре булдыру да планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов, Михаил Бабич һәм аларны озатып йөргән муниципаль район башлыгы Айдар Метшин кадетлар бинасына реконструкция эшләренең барышыннан канәгать калдылар. Мөхтәрәм кунаклар бинаның шәһәрдә уңайлы урында урнашкан булуы һәм кадетларга белем алу, физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын әйттеләр.
Бинага капиталь ремонт эшләрен бу елның 15 августына тәмамлау планлаштырыла. Шулай итеп, кадетлар уку йортының 10 еллык юбилеен, 1 сентябрьдә - яңартылган бинада билгеләп үтәргә җыеналар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев