Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Җитәкчелектә зур үзгәрешләр

Бу атнаның дүшәмбесендә Түбән Кама муниципаль районы Советының һәм Түбән Кама шәһәр Советының чираттан тыш сессияләре узды.

Утырыш эшендә ТР премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, шәһәр һәм район Советларының депутатлар корпусы катнашты.
Кемнәр китә?
Сессиядә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдиновның һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры, шәһәр Советы депутаты Айдар Метшинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризалары каралды.
А.Сәйфетдинов үз теләге белән вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында гариза биргән, А.Метшин исә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануына бәйле рәвештә, вәкаләтләрен вакытыннан алда туктата.
Аларның карарларын депутатлар хуплады һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. Сессиядә шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны Рамил Муллинга йөкләү турында Карар кабул ителде.
Кем килә?
Айдар Метшин урынына Мөслим муниципаль районы башлыгы булып эшләгән Рамил Хәмзә улы Муллин килде. Дөрес, ул әлегә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде. Андый дәрәҗәдәге җитәкчеләрне билгеләү кануннары буенча, конкурсны узгач кына, ул муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе булачак. Устав буенча район башлыгы һәм мэр депутатлар корпусы составыннан шәһәр һәм район Советлары карары белән генә сайланганлыктан, әле киләсе елда гына мэр һәм башлык буларак сайлау игълан ителәчәк. Хәзерге вакытта Рамил Муллин район һәм шәһәр җитәкчесе вазыйфаларын башкарырга кереште.
Рамил Хәмзә улы моңа кадәр дә Түбән Камада эшләгән иде инде. Ул 2003 елдан 2006 елга кадәр Түбән Кама районының һәм Түбән Кама шәһәренең Россия Фе-
дерациясе дәүләт санитар-эпидемиологик хезмәте үзәгенең баш табиб вазыйфасын башкарды. 2006-2010 елда Түбән Кама районы башлыгы урынбасары булып эшләде. 2010-2013 елларда – муниципаль күзәтчелекне оештыру мәсьәләләре буенча Казан шәһәре башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ә 2013 елдан башлап, хәзерге вакыткача ул Татарстанның Мөслим районы белән җитәкчелек иткән иде.
Рамил Муллинга 47 яшь, белгечлеге буенча табиб һәм юрист. Ул Казан дәүләт медицина университетын, Казан дәүләт университетын, 2004 елда Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев