Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Истәлек митингы узды

Түбән Кама шәһәр зиратында мактаулы гражданнар үзәк аллеясендә аерым чаңгы батальонының унтугыз сугышчысы истәлегенә митинг узды.

2020 елның 31 гыйнварында шәһәр зиратында туганнар каберлеге ачылды. Анда Бөек Ватан сугышы чорында Псков өлкәсендә барган сугышларда һәлак булган 19 солдат җәсәде алып кайтып җирләнде.

3 нче удар армия 257 нче укчы дивизиясенең 80 нче аерым чаңгы батальоны 1941 елның декабрендә Казан шәһәрендә оеша. Аның төп составында Татарстан АССР, Башкортстан, Себердән хәрби хезмәткә чакырылучылар була. Калинин фронтында һөҗүм вакытында алар 300 километрга якын юлны җәяү үтеп, Великие Луки шәһәрен азат итүдә катнашырга тиеш булалар. Липенка авылы янында барган көрәштә безнең 100 гә якын сугышчы батырларча һәлак булган. Аларның иң өлкәненә - 36, күбесенә 18 яшь кенә була. Татар батальоны фашист илбасарлары белән соңгы сулышка кадәр көрәшә. Көрәш бер тәүлек дәвам итә, исән калучыларга алга таба хәрәкәт итәргә боерык бирелә, һәлак булганнарны авыл халкы җирли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев