Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Истәлек турниры

Түбән Камада Шамил Садриев истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча турнир башланды. Анда Россиянең төрле почмакларыннан килгән иң көчле спортчылар катнаша. Барлыгы 160тан артык кеше.

Келәмдә - тәҗрибәле көрәшчеләр. Спортчылар рөхсәт ителгән алымнар кулланып, көндәшен билбау ярдәмендә аркасына яткырырга тиеш - турнирның шартлары әнә шул. Традицион ярыш Россиянең атказанган спорт остасы, икешәр тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Шамил Садриев истәлегенә багышлана. Танылган көрәшче Ульяновскидан күченеп килеп, безнең шәһәрдә 11 ел яшәгән. Бу вакыт эчендә Түбән Каманың спорт данын күтәрүгә зур өлеш керткән. Аның гомере 34 яшендә өзелгән. 

“Бу турнирда көрәшчеләр спорт остасы нормативын үтиләр. Шуңа күрә күбесе килергә тырышты. Тәҗрибә туплыйлар. Беренчелек өчен көч сынашалар", - ди турнирның баш хөкемдары Хәлил Гарифуллин.
 

Быел билбау көрәше буенча турнирда 15 яшьтән 17гә кадәрге спортчылар катнаша. Барлыгы 160тан артык кеше. Малайлар һәм кызлар Россиянең төрле почмакларыннан килгән. Катнашучылар арасында Кырым көрәшчеләре дә бар. Бүген бил алышып җиңгән спортчылар иртәгә финалда көч сынашачак. Җиңүчеләр исемнәре шунда билгеле булачак.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев