Туган як

"Ильинка"дагы бәйрәмдә

Узган шимбәдә «Ильинка» комплексында иртәнге сигездә үк утыра торган урыннарның яртысы тулган иде инде. Әмма иртәрәк килгәннәргә бәйрәм башланганын көтеп күңелсезләнеп утырырга туры килмәде, Сабантуй рәсми төстә ачылганчы, халык алдында балалар бакчалары коллективлары чыгыш ясады. Матур киендерелгән, үзенчәлекле җыр-биюләр күрсәткән балаларга карап, вакыт үткәне сизелмәде дә. Менә мәйдан түрендә дәрәҗәле...

Узган шимбәдә «Ильинка» комплексында иртәнге сигездә үк утыра торган урыннарның яртысы тулган иде инде. Әмма иртәрәк килгәннәргә бәйрәм башланганын көтеп күңелсезләнеп утырырга туры килмәде, Сабантуй рәсми төстә ачылганчы, халык алдында балалар бакчалары коллективлары чыгыш ясады. Матур киендерелгән, үзенчәлекле җыр-биюләр күрсәткән балаларга карап, вакыт үткәне сизелмәде дә.
Менә мәйдан түрендә дәрәҗәле кунаклар күренде. Түбән Кама Сабантуена Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, якташыбыз, Татарстан дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев, республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров, Красноярск шәһәре башлыгының департамент җитәкчесе Андрей Игнатенко, Төркиянең тугандаш Мерсин шәһәреннән делегация һ.б. кунаклар килгән иде.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин бәйрәмне ачып җибәрде. Сабантуй әләмен узган елгы Сабантуйның көрәш батыры Марат Мөхәммәтҗанов һәм быелгы кыр батыры Александр Антонов күтәрделәр. Фәрит Мөхәммәтшин түбәнкамалыларны саф татарча котлады һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Аннан соң Түбән Кама шәһәре һәм районының хезмәт алдынгыларына бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Язгы чәчүдә тырышып эшләгән кыр батырлары да бүләкләнде.
Мәйданга керү юлында, башка еллардагы Сабантуйлардан аермалы буларак, ГТО нормаларын тапшыра торган палатка урнаштырылган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортка, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирә. Аның матур башлангычы нигезендә күп кенә оешмаларда, мәктәпләрдә ГТО нормаларын бирү каралган. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китим әле, быел мәктәпне тәмамлаучыларның ГТО нормативларын бирү баллары БДИ белән бергә саналачак. Палатка янында «Президент белән бергә» дигән язулы футболкалар кигән егетләр һәм кызлар ГТО нормаларын тапшырырга теләүчеләргә ярдәм итеп торалар. Күңел әллә ничә талпынып караса да, җыелган халыктан оялдым. Ярый ла яшеңә карата куелган нормаларны үти алсаң. Ә булдыра алмасаң,
оятка каласың дип, читкәрәк киттем.
Бер читтәрәк безнең яшьлекне хәтерләтүче ДТ, «ЮМЗ», «Беларусь» тракторлары һәм заманча техника күргәзмәсе урнаштырылган. Тракторларга бала-чага утырып мәш килә.
Кул эшләре рәтеннән һәрберсен тотып карап, сораштырып барам. Ниләр генә юк, күрше шәһәрләрдән һөнәр ияләре үз эшләрен күргәзмә-сатуга алып килгәннәр. Һәр оешма үзенең мәйданчыгын булдырган. Сату рәтләрен, балалар мәйданчыкларын ерып, тагын бер сәхнәгә килеп чыктым. Монда кечкенә әзербайҗан «егет»ләре ут чыгарып биеп, халыкны кыздыра.
Алар мәйданчыгыннан ерак түгел татар өен урнаштырып куйганнар. Ишегалдында кое бурасы, мунчасы, бозау яткан сарае да бар хәтта. Беррәттән бик матур итеп эт оясы да ясап куйганнар - миңа иң ошаганы шул булды.
Уеннар күп төрле, кайсына җитешергә белгән юк. Багана башына менүчеләрне күзли генә башлаган идем, ат чабышы башланды дигәч, шунда киттем. Финалга чыккан атлар өчен сөенеп, урын ала алмаганнарын кызганып, алар ял иткән арада, үзәк китапханә мәйданчыгын карадым. Беррәттән бер файдалы шөгыль өйрәндем. Китапханәчеләр күрсәткән мастер-класста бала-чагалар өчен беләзек үрергә отып алдым.
Сабантуйда халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, ярышларда катнашты. Моның өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Автобуслар бертуктаусыз йөреп тора, адым саен шашлык, чәй белән сыйлыйлар, төрле концерт номерлары күрсәтәләр.
Төп мәйданга барып, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов чыгышын тыңладым. Айдар бер дә авырсынмыйча автограф өләшә, фотога да төшәргә өлгерә. Бер төркем хатын-кыз «һөҗүм»енә берүзе, елмаеп, каршы тора. Аңа кадәр Ришат Төхвәтуллин һәм Алинә Шәрифҗанова җырлаганнар, аларын мин үзем күрми калдым.
Ипподромда атлар ял иткән арада мото-байк шоу күрсәттеләр. Монысына бала-чага аһ-уһ итте. Итмәслекмени, тавышлар чыгарып, тузаннар туздырып, әллә нинди куркыныч хәрәкәтләр ясап ыжгыралар гына.
Менә атлар чабышының финалын игълан иттеләр. Алар 1600 метрга чаптылар. Беренче әйләнештә трибуна яныннан мотоциклдан ким чапмадылар үзләре. Җиңүче ат - «Фрегат» кушаматлы, үзебезнең Трудовой поселогыннан. Җайдагы - Артем Морозов.
Инде Сабантуйның иң зур ярышына - татарча көрәш бәйгесенә килик. Монда, бишенче ел рәттән, Марат Мөхәммәтҗанов баш батыр булып калды. Бу исем өчен иң соңгы финал очрашуында ул Ленар Ивановны җиңде һәм 140 килограммлы тәкәгә ия булды. Ә менә көрәш батырына тиешле иң зур бүләкне - «Лада Гранта» автомобилен Маратка бирмәделәр, алты авырлык үлчәвенең һәркайсында беренче урыннарны алган көрәшчеләр арасында жирәбә салып уйнаттылар. Нәтиҗәдә, машина иң яшь көрәшчегә - 60 килограммга кадәрге үлчәүдә җиңгән Эльвир Әхәтовка чыкты.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: