Туган як

Икенең берсен сайларга

Түбән Каманың балалар хастаханәсенә коронавирустан “Спутник М” вакцинасы кайтты. Ул 12-17 яшьлек балаларга исәпләнгән. Вакцинаны Тукай урамында урнашкан 1 нче “Кояшлы” балалар дәваханәсендә ясаячаклар.

Ковид чигенергә уйламый, ә бу соңгы штаммы балалар сәламәтлегенә аеруча куркыныч, ди белгечләр.  Шуңа күрә,  яшүсмерләрнең сәламәтлеген кайгыртып, аларга да прививка ясау зарурлыгы хакында мәсьәлә көн кадагына килеп басты. Белгечләр китергән мәгълүматларга караганда, коронавирус йоктыручыларның 10 проценты – балалар икән. Ковидның дүртенче “дулкыны”нда балалар һәм үсмерләрнең 2–3 мәртәбә ешрак һәм катырак авыруы күзәтелгән. Чирнең үзе генә түгел, нәтиҗәләре дә куркыныч.  Шикәр чиреннән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, гәүдә авырлыгы зур булган балаларга ковид аеруча куркыныч, ди табиблар.

Бу язманы әзерләгәндә интернет челтәрендә башка матбугат чараларыннан, сәламәтлек саклау оешмалары сайтларыннан балалар вакцинасы хакында күпмедер мәгълүмат тупладым һәм сезнең белән дә уртаклашам. Республикабызда чыгып килә торган “Ватаным Татарстан” газетасы балалар өчен уйлап табылган “Спутник-М” вакцинасы – зурлар өчен билгеләнгән “Спутник V” препаратының биш тапкыр “җиңеләйтелгән” варианты дип хәбәр итә. Бала организмында чиргә каршы антитәнчекләр барлыкка килсен өчен шул да җитә икән.

Ә шәһәргә кайткан вакцина дозаларын саклау өчен кирәкле шартлар тудырылганмы? Ни дисәң дә, препаратны минус 18 градустан югары булмаган температурада сакларга, эрегәннән соң кабат туңдырырга ярамый икән. Бу уңайдан тынычланырга мөмкин, медицина учреждениесендә препаратны саклау өчен бар шартлар тудырылган.

“Вакцинация   ирекле, салкын тию, йогышлы авырулар белән чирләгәндә яки хроник авырулар кискенләшкәндә прививка ясатырга ярамый” –  ди 2 нче балалар поликлиникасы мөдире Эльмира Хафизова.

 Вакцинациядән соң беренче ике көндә тән температурасы күтәрелергә, калтыратырга, тән, буыннар сызларга, укол урыны авыртырга яки кычытырга мөмкин.  Тән температурасы 38,5 градустан югарырак күтәрелгәндә, әйтик, нурофен яки парацетамол эчәргә була. Кайбер очракларда укшыту, ашкайнату системасында көйсезлекләр барлыкка килергә, томау төшәргә, лимфа төеннәре зураерга мөмкин. Кайбер балаларда аллергия килеп чыгу ихтималы бар. Мондый очракларда табибка күренү хәерлерәк.

Вакцина турында күп сөйләнә, күп языла. Кайсы дөрес, кайсы ялган –  гади кешегә генә түгел, махсус медицина белеме булганнар да  ачыклау авырдыр.

Тик шулай да, соңгы сүз әти-әниләр әйтәчәк. Чөнки сезнең рөхсәттән башка  газиз балаларыгызга бернинди дә прививкалар ясатылмый.

Баласына прививка ясатырга теләк белдергән әти-әниләр балалар хастаханәсенең баш табибы исеменә ирекле төстә гариза язалар һәм мәктәп фельдшерына яисә участок педиатрына тапшыралар. Вакцинация башлануга, үсмерләрне 1нче балалар сырхауханәсенең прививка кабинетына чакыра башлаячаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: